Skip to content
Opens in a new window

[1] Селадан чүл аша Сион тавына, илнең идарәчесенә бүләккә бәрәннәр җибәрегез!

[2] Арнон елгасындагы кичүләр янында мәабиләрнең кызлары кая барып бәрелергә белмәгән кошлар, оясыннан чыгарып ташланган кош балалары хәлендә.

[3] «Киңәш бир безгә, карар кыл: көн үзәгендә безне төн сыман күләгәң белән капла, сөрелгән халыкны яшер, качакларны сатма.

[4] Илләреннән сөрелгән Мәаб халкы синдә яшәп торсын, җимерүче-талаучыдан сакла аларны!» Изүче юк ителгәч, җимерү-талау туктагач, бу җирне таптаучы юк булгач,

[5] Давыт чатырында мәрхәмәткә нигезләнгән тәхет урнашачак, анда гаделлек эзләүче һәм дөреслеккә омтылучы, ышанычлы хаким утырачак.

[6] Мәабның горурлыгы, аның чамасыз горурлыгы, мин-минлеге вә тәкәбберлеге хакында ишеткән идек без, әмма бу – шапырыну гына.

[7] Инде Мәаб, үзен кызганып, үкереп-үкереп елый, һәммәсе күз яше коя, Кыйр-Харесетның татлы йөзем көлчәләрен сагынып ыңгыраша.

[8] Хишбун кырлары да, Сибманың йөзем куаклары да корыган, ә элек халыкларның җитәкчеләре аларның иң шәп жимешләреннән кәефләнә иде; ул йөзем ботаклары бит Ягызерга кадәр барып җитә, чүл буйлап сузыла иде, аның үсентеләре, тармакланып, диңгез аръягына хәтле чыга иде.

[9] Менә, Сибманың йөзем куакларын кызганып, мин Ягызер белән бергә елыйм; сезне, и Хишбун, и Элгале, күз яшьләрем белән чылатам, чөнки сезнең йөзем җыйгандагы һәм иген ургандагы шатлыклы авазларыгыз инде ишетелми;

[10] мул уңышлы бакчалардан шатлык-куанычлар юкка чыкты, йөзем бакчаларында инде беркем җырламый – сөенечле авазлар яңгырамый, беркем йөзем изгечләрдә җимеш изми-таптамый; күңелле авазлар тынды.

[11] Шуңа күрә йөрәгем, Мәабны кызганып, гөслә кебек ыңгыраша, җаным Кыйр-Хересны кайгыртып кыйнала.

[12] Мәаб кешеләре, калку җиргә килеп, арыганчы ялынса-ялварса да, изге урынга килеп, күпме генә дога кылса да, һәммәсе файдасызга.

[13] Мәаб хакында Раббы күптәннән әйткән сүз әнә шундый иде.

[14] Ә хәзер Раббы болай ди: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә Мәабның мәһабәтлелеге күп санлы халкы белән бергә түбәнсетеләчәк. Бик аз кеше генә котылып калачак, һәм алар көчсез булачак.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters