Skip to content
Opens in a new window

[1] Кем ул Эдомнан килә? Җете кызыл киемнәр киеп, Босрадан кем килә? Купшы киемнәргә төренеп, нык-нык атлап, кем килә анда? «Мин ул – җиңү игълан итүче, коткарырга көче җиткән Зат», – ди Раббы.

[2] Күлмәгең нилектән кызыл төстә Синең, киемнәрең нилектән йөзем изгән кешенеке сыман?

[3] «Йөзем изгечтә җимешләрне Мин берүзем таптадым, халыклардан берәү дә янымда булмады. Мин аларны ачу белән издем, ярсып таптадым, шуларның каны өстемә чәчрәде, киемнәремне таплап бетерде, – ди Раббы. –

[4] Шулай, Мин үч алу көнен билгеләп куйган идем, һәм менә халкымны коткару елы килеп җитте.

[5] Мин берәр булышчы юк микән дип карадым, әмма беркемне дә тапмадым, таяныч булырдай һичкем булмаганга бик гаҗәпләндем. Шул чагында җиңүне Миңа Үз кулым алып килде, ярсуым Миңа таяныч булды.

[6] Ачуым чыгып, халыкларны таптадым Мин, ярсуланып, аларны исерткәнче эчердем һәм каннарын җиргә түктем».

[7] Раббының безнең өчен башкарган бөтен гамәлләре хакына мин Аның мәрхәмәтен игълан итәрмен, рәхим-шәфкате вә чиксез мәрхәмәте белән Исраил халкына күрсәткән зур игелеген мактармын!

[8] Ул: «Хактыр, алар – Минем халкым, Мине алдамас балаларым!» – диде. Шулай итеп, Ул аларның Коткаручысы булды.

[9] Аларның кайгыларын Ул һәрчак уртаклашты, Аның хозурыннан килгән фәрештә аларны коткара килде. Яратучан, кызганучан буларак Ул аларны йолып алды, борынгы заманнарда кулларында күтәреп йөртте.

[10] Ләкин алар, баш күтәреп, Аның изге Рухын рәнҗеттеләр. Шуңа күрә Ул аларның дошманына әйләнде, аларга каршы сугыш ачты.

[11] Һәм бу Аңа борынгы көннәрне – Мусаны, шул чорда яшәгән халкының язмышын искәртте. Үз сарыкларын һәм аларның көтүчеләрен диңгез аркылы алып чыккан Зат кайда? Аларга Үзенең изге Рухын иңдергән,

[12] көчле кулы белән Мусаны уң беләгеннән тотып алып барган, Үзенең исемен мәңгеләштерер өчен, халык алдында диңгезне икегә аерып,

[13] аларны тирәнлекләр аша алып чыккан Зат кайда? Такыр юлдан барган атлар кебек, алар абынмадылар.

[14] Үзәнлеккә төшеп ял тапкан көтү кебек, Раббы Рухыннан алар тынычлык кабул иттеләр. Халыкны Ул җитәкләп барды, шул рәвешле, Үз исемен данлы итте.

[15] Күкләрдән түбән карап, Үзеңнең изге вә данлы торагыңнан күз сал! Безне көчле яратуың вә көч-куәтең кайда? Синең назың вә рәхим-шәфкатеңнән без мәхрүмдер.

[16] Ә бит Син – безнең Атабыз! Ибраһим безне белмәгән, Исраил безне танымаган булса да, Син, Раббы, – безнең Атабыз! Борынгыдан ук Синең исемең – Коткаручыбыз!

[17] И Раббы, нигә Үзеңнең юлларыңнан яздырасың безне, Синнән курыкмаслык итеп нигә йөрәкләребезне киреләндерәсең? Без колларың хакына, Синең биләмәң саналган ыруглар хакына кире кайт!

[18] Синең халкың изге йортыңа аз вакытка гына хуҗа булып торды, хәзер ул йорт дошманнарыбыз аягы астында.

[19] Син беркайчан да хакимлек итмәгән, исемеңне йөртмәгән халык кебек булдык без хәзер.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters