Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллагыз: «Юатыгыз Минем халкымны, юатыгыз! – ди. –

[2] Иерусалим белән ягымлы сөйләшегез, игълан итегез аңа: „Синең михнәтле тормышың тәмамланды, гаебең йолынды, барлык гөнаһларың өчен Раббыдан җәзасын икеләтә алдың“, – дип әйтегез».

[3] Бер-бер аваз ишетелә: «Раббыга чүлдә юл әзерләгез, Аллабызга далада туры юл салыгыз!

[4] Үзән җирләр күтәрелсен, таулар вә калку урыннар түбәнәйсен, бормалы юллар турылансын, сикәлтәләр тигезләнсен.

[5] Шул чагында Раббы шөһрәтенең балкышы күренәчәк; барлык җан ияләре аны бер үк вакытта күрәчәк. Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште».

[6] Ул аваз: «Игълан ит!» – дип әйтә. Мин исә: «Нәрсә игълан итим?» – дип сорадым. «Һәр җан иясе үлән сыман, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге сыман.

[7] Раббы Үз сулышын өргәндә, үлән кибә, чәчәк шиңә; хактыр, кеше дә әнә шул үлән сыман.

[8] Үлән кибә, чәчәк шиңә, ә Аллабызның сүзе мәңге булачак», – диде аваз.

[9] Шатлыклы хәбәр җиткерүче Сион, биек тауга мен! Шатлыклы хәбәр җиткерүче Иерусалим, кычкырып игълан ит, курыкмыйча, каты итеп кычкыр! Яһүдә калаларына: «Менә сезнең Аллагыз!» – диген.

[10] Менә, Хуҗа-Раббы көч-куәте белән килә, Ул Үзенең кодрәте белән җитәкчелек итә. Аның бүләге Үзе белән, Аның алдыннан әҗере килә.

[11] Ул, көтүче сыман, Үз көтүен көтәчәк; бәрәннәрен кулына күтәреп, күкрәк өстендә йөртәчәк, аналарын да ияртеп барачак.

[12] Суларны – учы белән, күкне карышлап кем үлчәгән?! Җир туфрагын кем үлчәү тәлинкәсенә сыйдырган?! Тауларны, калкулыкларны бизмәнгә кем салган?!

[13] Раббы Рухына кем төшенгән?! Аның киңәшчесе кем булган?

[14] Кемнән Ул киңәш сораган?! Кем Аңа нәсыйхәт биргән дә хак юлны өйрәткән?! Кем Аңа гыйлем биргән дә зирәклек юлын күрсәткән?!

[15] Хактыр, халыклар – чиләк төбендәге су тамчысы, үлчәү тәлинкәсендәге тузан бөртеге кебек. Утрауларны күтәрү Аңа – тузан бөртеген күтәрү белән бер!

[16] Корбан уты өчен Ливан урманнары да җитәрлек түгел, Аңа, тулаем яндыру корбаны китерү өчен, андагы хайваннар да аз.

[17] Аның алдында барлык халыклар берни тормый, Аның өчен алар юктан да юграк.

[18] Шулай итеп, Аллаһыны кем белән чагыштыра, нинди зат белән тиңләштерә аласыз?!

[19] Һөнәрче койган сын-пот беләнме?! Оста аны алтын белән йөгертә, аның өчен көмеш чылбырлар коя.

[20] Андый бүләк китерә алмаган ярлы кеше исә череми торган агач сайлый, нык торырдай сын ясар өчен, уңган һөнәрче эзли.

[21] Сез әле белмисезме?! Ишеткәнегез юкмы?! Баштан ук әйтелмәдеме сезгә?! Җирнең нигезе ничек салынганны әле төшенмәдегезме?!

[22] Югарыда Ул, күк гөмбәзендә утыра, ә җирдә яшәүчеләр Аның алдында чикерткә кебек. Күкләрне Ул юка тукыма сыман җәеп җибәрде, яшәр өчен, чатыр итеп корды.

[23] Түрәләрне Ул юкка чыгара, җир хөкемдарларын буш нәрсәгә әйләндерә.

[24] Туфракка утыртылуга, чәчелүгә, тамырлана башлауга, Раббы аларга өрсә, кибеп бетәләр һәм өермә уңаена салам кебек очып китәләр.

[25] «Мине кем белән чагыштырырсыз?! Кем Минем белән тиңләшә ала?!» – ди изге Зат.

[26] Күзегезне күкләргә күтәреп карагыз: аларны кем бар кылды соң? Йолдызларны санап күкләр киңлегенә чыгаручы, һәрберсен исеме белән атаучы – Раббы; Аның зур көче вә кодрәте белән аларның һәммәсе үз урынындадыр.

[27] Ничек итеп син, әй Ягъкуб, син, әй Исраил: «Минем юлым Раббыга күренми, Аллам алдында минем эшем онытылган», – дип зарлана аласың?

[28] Син белмисеңмени? Ишеткәнең юкмыни? Раббы – мәңгелек Аллаһы, җирнең бөтен тарафларын Бар кылучы. Ул арымый да, алҗымый да; Аның зирәклеге – акыл ирешмәслек.

[29] Арыган бәндәгә Ул – көч, хәлдән тайганга ныклык бирә.

[30] Яшьләр дә арып хәлдән тая, яшь егетләр дә абынып егыла,

[31] ә Раббыга өметләнгәннәр яңа көч ала: бөркет сыман канатларында күтәрелә, йөгерәләр алар – алҗымыйлар, баралар – арымыйлар.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters