Skip to content
Opens in a new window

[1] Мисырга ярдәм эзләп баручыларга – кайгы! Алар атларына ышаналар, күп санлы арбаларына өметләнәләр, җайдакларының көченә таяналар, ә Исраилнең изге Алласына карашларын төбәмиләр, Раббыдан киңәш сорамыйлар!

[2] Ә бит Ул зирәк – афәт җибәрер һәм Үз карарыннан кире кайтмас, явызлык кылучыга да, яман бәндәләргә ярдәм итүчегә дә каршы чыгар.

[3] Мисырлылар Аллаһы түгел, гади кешеләр; аларның атлары да рух түгел, җисем-тәннән гыйбарәт. Раббы Үзенең кулын җәйгәч, ярдәмгә килүче абыныр, ярдәм алучы егылыр – икесе бергә һәлак булыр.

[4] Раббы миңа шулай дип әйтте: «Үзенең табышы өстендә ырлап торган арыслан, яшь арыслан, әйләнәсенә күпме генә көтүче җыелса да, аларның кычкыруыннан өрекмәс, шау-шуыннан курыкмас. Шуның кебек, Күкләр Хуҗасы Раббы да Сион тавына, шушы калку урынга сугышырга төшәчәк.

[5] Үзенең балаларын кайгыртып, алар өстендә әйләнгән кош кебек, Күкләр Хуҗасы Раббы да Иерусалимне кайгыртачак – аны яклап йолып алачак, кызганып коткарып калачак».

[6] Әй Исраил балалары! Үҗәтләнеп Раббыгыздан йөз чөерсәгез дә, кире Аңа кайтыгыз!

[7] Шул көнне сезнең һәрберегез гөнаһлы куллары белән ясаган көмеш вә алтын потларны чыгарып ташлар.

[8] «Ашшур кылычтан һәлак булачак, ләкин кеше кулындагы кылычтан түгел; кылыч аны ашаячак, ләкин кеше кулындагы кылыч түгел. Ашшур кылычтан качачак; аның яшь егетләрен кол итеп эшкә җигәчәкләр.

[9] Ашшур патшасы куркып качачак, дошман байрагын күреп, түрәләренең коты алыначак». Уты – Сионда, учагы Иерусалимдә булган Раббы сүзе бу.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters