Skip to content
Opens in a new window

[1] Ашшур патшасы Саргон үзенең гаскәрбашын Ашдодка җибәрде, һәм ул, Ашдодка һөҗүм итеп, аны басып алды.

[2] Аңарчы Амотс углы Ишагыйя аша Раббы болай дип әйткән иде: – Бар, билеңә ураган тупас тукымаларыңны, аягыңдагы сандалыңны салып ташла. Ишагыйя нәкъ шулай эшләде, шәрә килеш вә яланаяк йөри башлады.

[3] Шуннан Раббы болай дип әйтте: – Колым Ишагыйянең өч ел буе шәрә килеш вә яланаяк йөрүе – Мисыр вә Хәбәшстан турында алдан җибәрелгән кисәтүче билгедер:

[4] Ашшур патшасы Мисыр әсирләрен вә Хәбәшстан тоткыннарын – яшьләрне дә, картларны да – яп-ялангач вә яланаяк, хәтта оят җирләре дә капланмаган килеш куып алып китәр, һәм Мисыр мәсхәрә ителәчәк.

[5] Шул чагында Хәбәшстанга өмет баглаган, Мисыр белән горурланган кешеләрнең котлары алыначак, һәм алар хурлыкка калачак.

[6] Бу ярда яшәүчеләр ул көнне: «Карагыз, Ашшур патшасыннан коткарыр дип, без өметләнеп торган, без ярдәм сорап барган кешеләргә нәрсә булган! Ничек котылырга инде хәзер безгә?!» – диячәкләр.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters