Skip to content
Opens in a new window

[1] «Сөен, баласыз кысыр хатын! Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр, тулгак авырлыгын кичермәгән хатын! Чөнки ирле хатынныкына караганда ире ташлаган хатында балалар күбрәк булыр, – ди Раббы. –

[2] Чатырыңны киңәйт, яшәгән урыныңда пәрдәләрне озынайт, уңайсызланып торма; чатыр бауларын озынрак ит, казыкларын ныгыт!

[3] Чөнки син уңга таба да, сулга таба да киңәячәксең, синең токымың халыкларның җирләрен биләп алыр, бушап калган калаларда урнашыр.

[4] Курыкма, оятка калмассың! Рухыңны төшермә, чөнки син хурлык кичермәссең! Яшь чагыңдагы оятка калуларыңны онытырсың, тол хатын булып яшәгән вакыттагы хурлыгыңны бүтән исеңә дә алмассың!

[5] Чөнки синең ирең – сине Бар итүче; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! Сине йолып алучы – Исраилнең изге Алласы! Аны бөтен җирнең Алласы дип йөртәләр.

[6] Раббы сине – ташланган вә рухы төшкән хатынны, яшьлектә кияүгә чыккан һәм ире ташлап киткән хатынны чакырган кебек чакыра, – ди Аллаң. –

[7] Мин сине аз гына вакытка калдырып тордым, ләкин зур рәхим-шәфкать күрсәтеп кире кабул итәм.

[8] Ачуым кызган чакта, Мин йөземне синнән кыска вакытка яшереп тордым, ләкин, бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтемне күрсәтеп, сиңа рәхим-шәфкать кылам, – ди сине йолучы Раббы. –

[9] Бу Минем өчен Нух заманындагы кебек: Нух туфанының сулары җир йөзен бүтән басмаячак, дип ант иткән сыман, Мин сине бүтән ачуланмаска, битәрләмәскә ант итәм.

[10] Гәрчә таулар урыныннан күчсә дә, калкулыклар какшаса да, Минем мәрхәмәтем синнән китмәс, тынычлык турындагы килешүем какшамас, – ди сиңа рәхим-шәфкать күрсәтүче Раббы.

[11] И син, давылларда йончыган, кайгыга чумган бичара кала! Менә, матур итеп таштан диварларыңны төзим, нигезеңне зәңгәр якуттан салам,

[12] манара башларын кызыл ахактан ясыйм Мин синең, капкаларыңны ялтырап торган асыл таштан, әйләндереп алган барлык диварларыңны кыйммәтле таштан эшлим.

[13] Синең барлык балаларыңны Раббы өйрәтер, алар тыныч-имин яшәр.

[14] Син хаклык-дөреслек белән ныгырсың; җәбер-изелүдән ерак торырсың, куркыр урының калмас; афәттән азат булырсың, ул сиңа якын килмәс.

[15] Кем дә булса сиңа һөҗүм итә калса, бел: бу Миннән булмас; сиңа каршы кем генә һөҗүм итсә дә, синнән һәлакәтен табар.

[16] Күмерләргә ут өрүче, эш коралы ясаучы тимерчене Мин бар иттем, җимерү алып килүчене дә Мин барлыкка китердем.

[17] Сиңа каршы ясалган бер генә корал да уңышлы булмас; мәхкәмәдә гаеп ташлаган һәркемне син кире кагарсың. Менә шундый ул, Раббы колларына тигән өлеш; Мин аларны аклармын», – ди Раббы.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters