Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы болай дип әйтә: «Хаклык-дөреслеккә омтылучылар, Раббыны эзләүчеләр, тыңлагыз Мине! Үзегез уелып алынган кыяга, үзегез чокып алынган тау-ташка карагыз –

[2] атагыз Ибраһимга вә сезне тудырган Сарага күз салыгыз! Мин Ибраһимны чакырганда, ул әле ялгыз иде, әмма Мин аны фатихаладым, аның нәселен үрчеттем.

[3] Раббы Сионны юатачак, аның бөтен хәрабәләрен тынычландырачак, чүлләрен Гадән бакчасыдай, сахраларын Раббы бакчасыдай итәчәк. Анда шатлык вә күңеллелек, Раббыга рәхмәт уку вә дан җырлау хөкем сөрәчәк.

[4] Тыңла Мине, халкым! Колагыңны куеп тыңла, кабиләм! Хактыр: Минем тарафтан канун-карар биреләчәк, һәм гадел хөкемем халыкларга ут яктысы булачак.

[5] Мин якларга-сакларга әзермен, Мин алып килә торган котылу инде юлда. Үз кулым белән Мин халыкларга гадел хөкем чыгарачакмын. Яр буендагы җирләр Миңа ышанып, көч-куәтемә өметләнеп торачак.

[6] Күзләрегезне күккә күтәреп багыгыз һәм аска – җиргә карагыз: күкләр төтен кебек таралачак, ә җир кием кебек тузачак, кешеләре чебен кебек үлеп бетәчәк, Минем коткаруым исә мәңгелек, хаклыгым дәвамлы.

[7] Хаклык-дөреслекне белүчеләр, Минем канунымны йөрәгендә йөртүчеләр, тыңлагыз Мине! Кешеләрнең сезне хурлавыннан курыкмагыз, мәсхәрәле сүзләреннән котыгыз алынмасын,

[8] чөнки алар корт төшкән кием, көя ашаган йон кебек булачак; ә Минем хаклыгым мәңгелек, Минем коткаруым буыннан-буынга дәвам итәчәк».

[9] Уян, уян, и Раббы кулы, көч җый! Элекке көннәрдәге, борынгы заманнардагы сыман уян! Раһабны кискәләп ташлаучы, аждаһа еланны чәнчеп үтерүче син түгелме?!

[10] Диңгезне, тирән упкын суларын киптерүче, йолып алынган кешеләр үтә алсын өчен, диңгез тирәнлекләрен такыр юлга әйләндерүче син түгелме?!

[11] Раббы йолып алган кешеләр кире кайтыр, Сионга сөенешеп-гөрләшеп килер, аларның баш очында шатлык таҗы мәңге балкыр. Алар күңел күтәренкелеге, шатлык-куаныч табар, кайгы-хәсрәт, көрсенүләр качып китәр.

[12] Раббы әйтә: «Мин, Мин Үзем – сезнең Юатучыгыз! Үлемле адәм углыннан, үләндәй шиңә торган бәндәдән нигә куркырга сезгә?

[13] Сезне бар иткән Раббыны, күкләрне түшәгән һәм җирнең нигезен салган Затны оныттыгыз сез. Сезне изүче залимнең ачуыннан һәр көнне бертуктамый дер калтырап торасыз. Әмма кайда соң хәзер ул залимнең ачуы?!

[14] Әсирлеккә эләккәннәр озакламый азат ителәчәк – чокыр төбендә үлмәячәк, икмәккә мохтаҗлык кичермәячәк.

[15] Мин – сезнең Раббы Аллагыз, дулкыннар үкерерлек итеп диңгезне ярсытучымын; Минем исемем – Күкләр Хуҗасы Раббы!

[16] Мин Үз сүзләремне сезнең авызга салдым, сезне Үз кулымның күләгәсенә яшердем; күкләрне түшәдем, җирнең нигезен салдым, Сионга: „Син – Минем халкым“, – дидем».

[17] Уян, уян, аягыңа торып бас, Иерусалим! Раббы кулыннан алган ачу касәсен – сине чайкалырга мәҗбүр иткән ул тустаганны – төбенә кадәр эчтең син.

[18] Үзең тапкан угыллар арасыннан сине беркем дә озата бармады, үзең үстергән угыллар арасыннан берәү дә кулыңнан җитәкләмәде.

[19] Бер-бер артлы ике бәла килде синең башыңа – кем кызганыр икән сине? Бөлгенлек вә һәлакәт, ачлык вә кылыч килде – кем юатыр икән сине?

[20] Угылларың хәлдән тайган, тозакка эләккән болан кебек, һәрбер урам чатында ята; Раббының ачу-каһәре аларны шушы хәлгә салды – Аллаңның җикерүе дәһшәтледер!

[21] Шулай итеп, тыңлап тор моны, газап чигүче, шәрабсыз сәрхуш булган Иерусалим!

[22] Хуҗа-Раббы, Үз халкының эшен яклаучы Аллаң болай ди: «Менә, сине чайкалырга мәҗбүр иткән касәне Мин кулыңнан алдым, син инде Минем ачуым тустаганыннан бүтән эчмәссең.

[23] Мин аны газаплаучыларың кулына, сиңа: „Җиргә ят, без сине таптап үтәрбез!“ – дип, сыртыңны урам туфрагы урынына таптаучыларга тапшырам».

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters