[1] Уззия патша үлгән елны мин югарыда, биек тәхеттә утыручы Хуҗа-Хакимне күрдем, Аның озын кием чабулары бөтен Йортын тутырган иде.
[2] Раббы тирәсендә һавада серафимнәр бөтерелә; һәрберсенең алтышар канаты бар: шуның икесе белән алар йөзләрен, икесе белән аякларын каплаганнар, канатның икесе белән җилпенәләр иде.
[3] Алар бер-берсенә: «Күкләр Хуҗасы Раббы изге, изге, изге! Бөтен җир йөзе Аның шөһрәте белән тулган», – диешәләр иде.
[4] Аларның көчле тавышыннан Аллаһы йортының ишек яңаклары селкенеп торды, һәм Йорт эче төтен белән тулды.
[5] – Аһ, беттем, – дидем мин шунда, – күзләрем Патшаны, Күкләр Хуҗасы Раббыны күрде, гәрчә иреннәрем нәҗес, яшәвем дә нәҗес авызлы халык арасында булса да.
[6] Шулчак минем янга серафимнәрнең берсе очып килде, аның кулында мәзбәхтән кыскыч белән алган утлы күмер иде.
[7] Шул күмерне авызыма тидереп, ул: – Менә, бу күмер синең иреннәреңә тиде, инде гаебең алынды, гөнаһларың кичерелде, – диде.
[8] Мин шунда Хуҗа-Хакимнең авазын ишеттем, Ул: – Кемне җибәрергә Миңа? Безнең өчен кем барыр икән? – диде. – Мин барам, мине җибәр! – дидем.
[9] Ул шунда әйтте: – Бар һәм бу халыкка болай диген: «Ничек кенә тыңласагыз да аңламассыз; ничек кенә карасагыз да төшенмәссез».
[10] Күзләре күрмәсен, колаклары ишетмәсен, акыллары аңламасын һәм Миңа борылып дәва алмасын өчен, бу халыкның акылын зәгыйфь кыл, колакларын томала, күзләрен капла.
[11] Мин шунда: – И Хуҗа-Хаким, бу хәл күпме дәвам итәр икән? – дип сорадым. Ул болай диде: «Шәһәрләр бушап, анда кешеләр яшәми башлаганга, йортлар кешесез калып, бу җир тәмам бушап калганга кадәр.
[12] Раббы кешеләрне еракка куып чыгарачак, һәм бу җир бөтенләй ташландык хәлгә киләчәк.
[13] Анда халыкның уннан бер өлеше генә калса да, алары да бөлгенлеккә төшәчәк. Ләкин таза-юан агачны йә имәнне кискәннән соң төбе калган кебек, Исраилдән дә агач төбе калачак, һәм ул – изге орлыктыр».