[1] Тыңлагыз, Исраил исемен йөртүчеләр, Яһүдәнең нәсел варислары – Ягъкуб угыллары! Сез Раббы исеме белән ант итәсез, Исраил Алласын чакырасыз, ләкин тугрылык вә тәкъвалыктан ерак торасыз.
[2] Шулай, сез үзегезне изге кала исеме белән атыйсыз, Исраил Алласына таянасыз, Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
[3] Ул болай ди: «Булып узган вакыйгалар турында Мин алдан ук әйтеп куйган идем – ул сүзләр Минем авыздан чыкты; Мин игълан иттем һәм тормышка да ашырдым, барысын кинәттән эшләдем.
[4] Үҗәт халык икәнеңне, муеныңның – тимердән, маңгаеңның бакырдан булуын белдем Мин синең.
[5] Шуңа күрә боларны сиңа күпкә алдан белдердем, соңыннан син: „Илаһым эшләде моны, агачтан ясалган, коеп эшләнгән сыннарым шулай билгеләде“, – дип әйтмәсен өчен, алдан хәбәр итеп куйдым.
[6] Син бу хакта ишеттең – инде менә карап бак! Моның хак булуын танымыйсыңмы? Хәзер исә Мин сиңа яңа, син белмәгән яшерен нәрсәләр хакында белдерәм.
[7] Болар элек булмады, хәзер генә гамәлгә аша. Бүгенгә кадәр син бу хакта ишетмәдең, „Мин инде моны белә идем“, – дип әйтә алмыйсың.
[8] Син ишетмәдең дә, белмәдең дә, колагың күптәннән томаланган инде синең. Мин синең хыянәтче икәнеңне белә идем; туганнан алып фетнәче дип йөрттеләр сине.
[9] Ачуымны Мин Үз исемем хакына бастырып киләм, Үземне дан-шөһрәтем хакына тыеп киләм – сине юк итмим.
[10] Менә, Мин сине утта эретеп чистарттым, ләкин көмеш кебек итеп түгел – Мин сине газап учагына салып сынадым.
[11] Моны Мин Үземнең хакка эшлим, чөнки Минем исем мәсхәрәгә калырга тиеш түгел! Үземнең дан-шөһрәтемне Мин икенче берәүгә бирмәячәкмен!
[12] Тыңла әле Мине, Ягъкуб йорты, Үзем сайлап алган Исраил халкы! Бу – Мин, беренче һәм соңгысымын!
[13] Минем кулым җиргә нигез салды, һәм Минем уң кулым күкләрне түшәде – Мин чакыруга, алар бергәләп торып басачак.
[14] Һәммәгез җыелыгыз һәм тыңлагыз: пот-сыннар арасыннан кем моны алдан әйтә алды?! Раббының сөекле кешесе Бабилгә кагылышлы Раббы ихтыярын тормышка ашырачак, үз кулы белән килданиләргә каршы көрәшәчәк.
[15] Алдан Мин әйттем моны, Мин! Аны чакырып алучы да Мин! Аны Мин китердем, һәм ул җиңәчәк!
[16] Килегез яныма, тыңлагыз Мине: Мин баштан ук яшереп сөйләмәдем; бу вакыйгалар башланганда, Мин шунда идем инде». «Хәзер Хуҗа-Раббы мине вә Үзенең Рухын җибәрә!»
[17] Коткаручы Раббы, Исраил халкының изге Алласы, болай ди: «Мин – Раббы, синең Аллаң, синең файдаңа өйрәтүчемен, сине барыр юлыңа бастыручымын.
[18] Минем әмерләремә колак салсаң икән! Шул чагында бәхетең елга булып агар, бәрәкәтең диңгез дулкыннары сыман мул булыр иде.
[19] Токымнарың ком бөртекләре сыман ишле, синнән туган балалар ком бөртекләре санынча хисапсыз булыр иде; аларның исеме сызып ташланмас, Минем алда юкка чыкмас иде».
[20] Бабилдән чыгыгыз, килданиләрдән качыгыз! Бу хакта кычкырып игълан итегез, җир читенә кадәр хәбәр таратыгыз: «Раббы Үзенең колы Ягъкубны йолып алды!» – дип әйтегез.
[21] Исраилиләрне Ул чүлдән алып барганда, сусаудан газап чикмәде алар. Ул аларга суны таштан агызып бирде: кыяны ярды, һәм аннан су бәреп чыкты.
[22] «Явызларга тынычлык юк!» – ди Раббы.