Skip to content
Opens in a new window

[1] Тәкъва кешеләр һәлак була, әмма моңа беркемнең дә йөрәге сызламый. Тугры кешеләр юкка чыга. Тәкъва кешеләр, үлеп, явызлыктан котылалар, һәм шушы хәлнең асылына берәү дә төшенми.

[2] Туры юлдан йөрүчеләр тынычлыкка ирешә – мәңгелек урыннарына ял итәргә ята.

[3] «Әй сез, сихерче хатын балалары, хыянәтче вә фахишә хатын токымы, бире килегез!

[4] Кемне мәсхәрәлисез сез? Кемгә авызыгызны зур итеп ачасыз, телегезне чыгарасыз? Әй җинаять балалары, ялган орлыгы түгелме сез?!

[5] Имәннәр арасында, киң ябалдашлы һәр агач астында дәртегез котыра, тарлавыкларда, салынкы кыя ташлар астында балаларыгызны корбанга китерәсез.

[6] Тарлавыктагы шома ташлар – синең яраткан потларың! Алар – синең язмышың, и Исраил! Син аларга шәраб вә икмәк бүләге китердең. Шушыларны күреп, Мин канәгать булырга тиешме?!

[7] Син үзеңнең ятагыңны биек тау башына менгердең дә шунда корбан китерергә бардың.

[8] Ишек-бусагаң артына мәҗүсиләрнең тамгаларын куйдың; Мине ташлап калдырып, ятагыңны җәйдең дә шунда менеп яттың, үз сөяркәләрең белән килешү беркеттең, шәһвәт белән аларның шәрәлегенә текәлдең.

[9] Молых илаһына син зәйтүн мае күтәреп бардың, бик күп хушбуйлар сарыф иттең; илчеләреңне еракка, хәтта үлеләр дөньясына – тирәнгә җибәрдең.

[10] Озын юлда син арыдың, ләкин: „Өметем бетте!“ – дип әйтмәдең, яңа көч таптың, хәлсезлек сизмәдең.

[11] Миңа тугрылыгыңны бозарлык, Мине исеңнән чыгарырлык, йөрәгеңнән сызып ташларлык дәрәҗәдә кемнән курыктың соң син, кемнән котың алынды? Мин озак дәшми торгангамы, Миннән курыкмый башладың?

[12] Синең „тәкъва“ эшләреңне Мин фаш итәрмен – алар синең файдага булмас!

[13] Җыйган илаһларың ярдәм сорап кычкырган чагыңда коткарырмы сине?! Аларның һәммәсен өермә очырып алып китәчәк, искән җил сибеп җибәрәчәк. Ә Миндә сыену урыны эзләгән кеше шушы җирне биләмәгә алачак, изге тавыма хуҗа булачак».

[14] Раббы әйтә: «Юл салыгыз, юл салыгыз, тигезләгез юлны! Халкым юлындагы барлык киртәләрне алып ташлагыз!»

[15] Мәһабәт вә бөек, мәңге яшәүче, исеме Изге булган Зат болай ди: «Мин изге биеклектә яшәсәм дә, хәсрәтлеләр, төшенкелеккә бирелгәннәр янындамын – Мин аларның рухын күтәрермен, йөрәген терелтермен!

[16] Мин сездән һәрчак гаеп эзләмәм, бертуктаусыз ярсуымны түкмәм, юкса Минем хозурымда кешеләрнең рухы, Мин барлыкка китергән җаны хәлдән таяр иде.

[17] Комсызлык кебек гөнаһлары өчен халкыма ачуым кабынды, һәм Мин аларны җәзаладым, ярсып, йөземне яшердем; ләкин алар, үҗәтләнеп, йөрәкләре кушкан юлдан бара бирделәр.

[18] Мин аларның юлларын күреп тордым, тик шулай да аларны дәвалап савыктырырмын, Үзем җитәкләп алып барырмын, юатырмын, хәсрәтлеләрнең теленә шатлыклы сүзләр салырмын. Ерактагыларга да, якындагыларга да – тынычлык-иминлек! – ди Раббы. – Мин аларны дәвалармын!

[20] Ә явызлар – һич туктамый котырынган, дулкыннары яр буена ләм вә пычрак чыгарган диңгез кебек.

[21] Явызларга тынычлык булмас!» – ди Аллам.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters