Skip to content
Opens in a new window

[1] Менә хәзер Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Иерусалим белән Яһүдәнең бар булган маясын – икмәген вә суын тартып алачак.

[2] Шулай ук баһадирларын вә сугышчыларын, хөкемчеләрен вә пәйгамбәрләрен, күрәзәчеләрен вә өлкәннәрен,

[3] гаскәр башлыкларын, түрәләрен вә киңәшчеләрен, уңган һөнәрчеләрен вә оста тылсымчыларын тартып алачак Ул.

[4] «Халыкка башлык итеп яшүсмерләрне куячакмын, аның өстеннән акылсыз бала-чага хакимлек итәчәк», – ди Раббы.

[5] Бер кеше – икенче берәүне, һәркем үзенең якынын изәчәк; өлкәннәр алдында яшьләр үзләрен оятсызларча тотачак, ә наданнар затлы кешеләргә мыскыллап караячак.

[6] Берәү, үз кардәшенә барып ябышып: «Синең япанчаң бар, шуңа күрә безгә – юлбашчы, бу хәрабәләргә хуҗа бул!» – дип әйтәчәк.

[7] Теге исә, тавышын күтәреп: «Мин сезгә шифа бирә алмыйм, йортымда икмәгем дә, япанчам да юк, халыкның юлбашчысы итә күрмәгез мине!» – дип җавап бирәчәк.

[8] Иерусалим абынды, Яһүдә егылды, чөнки аларның сүзләре вә гамәл-эшләре Раббыга, Аның шөһрәтенә каршы юнәлгән.

[9] Аларның гаепләре йөзләренә язылган; кылган гөнаһлары белән мактаналар, сәдүмлеләр яшереп тормаган кебек яшермиләр, үз башына бәла алалар – кайгы аларга!

[10] Тәкъва кешегә: «Син бәхетле!» – дип әйтегез, чөнки ул үзе кылган гамәлләрнең савабын алачак.

[11] Яман кешегә исә – кайгы! Бәхетсез ул, үзе кылганның җәзасын алачак.

[12] Минем халкымны яшь балалар җәберли, аның өстеннән хатын-кызлар хакимлек итә. Әй халкым! Юлбашчыларың сине адаштыра, ялгыш юлга алып керә.

[13] Раббы Үз дәгъвасын белдерер өчен, халыкларга хөкем оештырыр өчен әзер тора.

[14] Ул Үз халкының өлкәннәрен вә түрәләрен җавапка тарта: «Йөзем бакчасын сез юк иттегез; сезнең йортларыгызда – фәкыйрьләрдән талап алынган мал.

[15] Минем халкымны кысарга, фәкыйрьләрне тузанга салып таптарга ни хакыгыз бар сезнең?!» – ди. Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзләре.

[16] Раббы болай ди: «Сион кызларының тәкәбберлеге өчен, башларын югары чөеп, күзләрен уйнатып, аяк чылбырларын чылтыратып, кәс-кәс атлап йөргәннәре өчен,

[17] Хуҗа-Хаким аларның башларын кутыр белән каплаячак, оят җирләрен шәрә калдырачак».

[18] Ул көнне Хуҗа-Хаким аларның бизәнү әйберләрен – аяк чылбырларын, ай рәвешендәге маңгай бәйләвечләрен вә муенсаларын тартып өзәчәк.

[19] Алкаларын, беләзекләрен, йөзләрен каплаган челтәрләрен, башлыкларын, тубыкларындагы чылбырларын, тасмаларын, хушбуй савытларын, тылсымлы бөтиләрен,

[20] йөзекләрен, борын балдакларын,

[21] бәйрәм киемнәрен, япанчаларын, шәлләрен, акча янчыкларын,

[22] нәфис җитен күлмәкләрен, баш киемнәрен, япмаларын да тартып алачак аларның.

[23] Хуш исләр урынына – сасы исләр, билбау урынына – сүс бау, бөдрә чәч урынына – пеләш баш, матур күлмәк урынына – сәләмә кием, гүзәллек урынына хурлык булачак.

[24] Синең ир-атларың, Сион, кылычтан үләчәк, баһадирларың сугышта һәлак булачак;

[25] капкаларың кайгырып елаячак; син үзең, бар нәрсәдән мәхрүм булып, тузан эчендә утырып калачаксың.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters