Skip to content
Opens in a new window

[1] Хәбәшстан елгалары аръягына, канат шавы ишетелгән илгә – кайгы!

[2] Бу ил, камыш көймәләргә утыртып, су буйлап үзенең илчеләрен җибәрә. Әй җитез илчеләр! Җирләрен елгалар кискәләгән, озын буйлы, шома тәнле халык янына, бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган, көчле-җиңүчән кавем янына барыгыз!

[3] Әй әһле җиһан! Әй җир йөзендә яшәүчеләр! Тауларда байрак күтәрелгәч – күрерсез, быргы кычкырткач – ишетерсез!

[4] Чөнки Раббы миңа болай диде: «Эссе көндә һавада эленеп торган рәшә кебек, урак өсте челләсендә хәрәкәтсез торган чык болыты кебек, Мин дә Үз торагымнан тыныч кына күзәтеп торырмын».

[5] Йөзем куаклары инде чәчәк коеп, тәлгәшләре тула башлагач, уңыш өлгергәнне көтмичә, бакчачы пычагы белән Раббы үсентеләрне кисеп алачак, ботакларны өзеп ташлаячак.

[6] Аларны таулардагы ерткыч кошларга, кыргый җәнлекләргә калдырачак; җәен алар белән – кошлар, ә кышын кыргый җәнлекләр тукланачак.

[7] Җирләрен елгалар кискәләгән, озын буйлы, шома тәнле халык янына, бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган, көчле-җиңүчән кавем шул чакта Күкләр Хуҗасы Раббыга, Аның исемен йөрткән урынга – Сион тавына бүләкләр китерәчәк.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters