[1] «Тын калып Мине тыңлагыз, яр буйлары! Халыклар яңа көч җыйсыннар, якын килеп сөйләсеннәр. Бергәләп хөкемгә җыелыйк, – ди Раббы. –
[2] Адым саен җиңү яулаган ирне көнчыгыш тарафта кем уятты? Халыкларны аңа кем тапшыра, патшаларны кем буйсындыра? Кылычы белән ул аларны тузанга әйләндерә, ук-җәясе белән җилдә саламдай тарата.
[3] Ул аларны куа бара, аяклары җиргә дә тими, зарар-зыян күрми атлый ул.
[4] Моны кем шулай эшләде, кем оештырды соң? – Җир яратылганнан бирле кешеләрне буын арты буын дөньяга китерүче Зат! Мин, Раббы, – беренчемен, соңгы буын белән дә Мин булачакмын!»
[5] Моны күреп, яр буйларының коты алынды, җирнең бөтен яклары тетрәнде; килүчеләр инде якын.
[6] Һәркем үз иптәшенә булыша, бер-берсенә: «Нык тор!» – дип әйтә.
[7] Һөнәрче – алтын эретүчене, ә чүкечче, салынган җөйне хуплап, сандалда тимер чүкүчене дәртләндерә һәм, аумасын өчен, сынны кадаклар белән ныгыта.
[8] «Әй колым Исраил, Үзем сайлап алган Ягъкуб, дустым Ибраһим токымы! – ди Раббы. –
[9] Мин сине җир читләреннән китертеп, аның иң ерак урыннарыннан чакыртып: „Син – Минем колым, Мин сине сайладым, синнән баш тартмадым“, – дип әйткән идем.
[10] Курыкма, чөнки Мин синең белән, аптырама, чөнки Мин синең Аллаң. Мин сиңа көч бирермен, ярдәм итәрмен, сине Үземнең җиңүче уң кулым белән яклармын.
[11] Әйе, сиңа ачу саклаган һәркем оят вә хурлыкка калачак; сиңа каршы килүчеләр юкка чыгачак, һәлак булачак.
[12] Эзләсәң дә, дошманнарыңны тапмаячаксың, сиңа каршы көрәшкәннәр юктан да юграк булачак.
[13] Чөнки Мин, Раббы, синең Аллаң, уң кулыңнан тотып: „Курыкма, сиңа Мин ярдәм итәрмен“, – дим.
[14] „Курыкма, Ягъкуб-корт – аз санлы Исраил: Мин сиңа булышырмын, – дип белдерә коткаручың Раббы, Исраилнең изге Алласы. –
[15] Менә, Мин сине яңа, үткен тешле ашлык сугу җайланмасы кебек итәрмен: син, суктырып, тауларны вакларсың, калкулыкларны кибәккә әйләндерерсең.
[16] Син аларны җилгәрерсең; җил аларны алып китәр, өермә чәчеп таратыр. Шул чагында Раббы синең сөенечең булыр, син Исраилнең изге Алласы белән мактанырсың“.
[17] Мазлумнар вә фәкыйрь-юксыллар су эзли, телләре сусаудан кибә, ә су юк. Мин, Раббы, аларны ишетермен, Мин, Исраил Алласы, аларны ташламам!
[18] Шәрә калкулыклардан елгалар агызырмын, үзәннәрдә чишмәләр ачармын; чүлне күл итәрмен, коры җирне су чыганакларына баетырмын.
[19] Чүлдә эрбет, сәрви, мәрсид, зәйтүн агачлары, далада кипарис, чинар вә нарат агачлары үстерермен.
[20] Боларны Раббы кулы эшләгәнне, Исраилнең изге Алласы булдырганны кешеләр күрсен һәм белсен өчен, әйбәтләп карап төшенсеннәр өчен эшләрмен Мин моны».
[21] «Әй илаһлар, үзегезнең дәгъвагызны әйтегез! – ди Раббы. – Ышандырырлык дәлилләр китерегез! – ди Ягъкуб Патшасы. –
[22] Дәлилләр китереп, ниләр буласын алар алдан әйтсеннәр, узган вакыйгалар турында сөйләп бирсеннәр, һәм, фикер йөртеп, без ул эшнең ничек тәмамланасын үзебез төшенербез; әйе, безгә киләчәк турында хәбәр итсеннәр.
[23] Киләчәктә нәрсә буласын әйтегез, һәм сезнең илаһлар икәнегезне белербез; нинди дә булса яхшы яки яман эш кылыгыз, һәм без, боларны күреп, бәлки, әле курка да калырбыз.
[24] Ләкин сез бернигә тормыйсыз, эшләрегез дә бернигә яраксыз; сезне сайлап алган кеше әшәкедер.
[25] Мин төньяк тарафта берәүне уяттым, һәм ул килде. Кояш чыгышы ягыннан ул исемемне әйтеп чакырды. Хакимнәрне пычрак таптаган кебек таптый, чүлмәкче балчыкны изгән кебек изә ул.
[26] Без белсен өчен, бу хакта кем алдан сөйләп бирде?! Без: „Ул хаклы булган“, – дип әйтә алсын өчен, илаһларның берәрсе бу хакта алдан хәбәр иттеме?! Сезнең арада бу хакта әйтүче, хәбәр бирүче булмады, беркем сездән бер сүз ишетмәде.
[27] Сионга: „Күрегез, менә нәрсәләр булачак!“ – дип, беренче булып Мин әйттем, Иерусалимгә сөенче китерүчене юлладым.
[28] Мин күрәм ки, илаһлар арасында киңәш бирерлек берәү дә юк, сорау бирсәм, җавап кайтаручы да юк.
[29] Алар барысы да берни түгел, эшләре дә бернигә тормый; коеп эшләнгән сыннары исә – җил вә буш куыктыр».