[1] Җиңүе – шәфәкъ нуры сыман балкый, котылуы ялкын кебек дөрли башламас борын, Сионны яклап сүз дәшми тормам, Иерусалимне кайгыртудан туктамам.
[2] Халыклар – синең җиңүеңне, барлык патшалар дан-шөһрәтеңне күрер; сиңа яңа исем белән дәшәрләр, аны сиңа Раббы Үзе кушар.
[3] Син – Раббы кулындагы гүзәл такыя, Аллаң кулындагы патша таҗы булырсың.
[4] Сине инде «ташландык» дип, җиреңне дә «вәйран булган» дип әйтмәсләр, син «Минем куанычым» дип аталырсың, җиреңне «ирле хатын» дип йөртерләр, чөнки Раббы синдә куанычын табар, җирең хуҗалы-ирле булыр.
[5] Яшь егет үзенә хатын итеп кыз кешене алган кебек, угылларың да сине мәңгегә үзенә алыр; кияү үзенең кәләшенә ничек сөенсә, синең Аллаң да сиңа шулай сөенер.
[6] «Синең диварларыңа, Иерусалим, Мин сакчылар куйдым, көндез дә, төнлә дә аларның тавышы тынып тормас», – ди Раббы. Әй сез, үзегезгә ял бирмичә, Раббының исенә төшереп торыгыз;
[7] Раббы, Иерусалимне аякка бастырып, аны бөтен җирдә данлыклы иткәнче, сез Аңа тынгылык бирмәгез!
[8] Раббы, Үзенең уң кулын – көчле кулын сузып, болай дип ант итте: «Синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бүтән бирмәм, хезмәт куеп тапкан шәрабыңны чит-ятлар эчмәс;
[9] ашлыкны уручылар, Раббыны мактап, икмәкне үзләре ашар, йөзем җыючылар да Минем изге йортның ишегалларында шәраб эчәр».
[10] Чыгыгыз капкалардан, чыгыгыз! Халыкка юл әзерләгез: салыгыз сез аны, төзегез! Аяк астындагы ташларны читкә алып атыгыз, халыкларга юл күрсәтеп, байрак күтәрегез!
[11] Менә, Раббы җирнең читләренә кадәр игълан итә: «Әйтегез Сион-кызга: „Әнә, синең Коткаручың килә! Аның бүләге – Үзе белән, әҗере – алдыннан атлый“, – диегез.
[12] Синең халкыңны „изге, Раббы йолып алган халык“ дип йөртерләр, ә үзеңне „Раббының сөеклесе, ташланмаган кала“ дип атарлар».