Skip to content
Opens in a new window

[1] Юк, Раббының коткаручы кулы көчен җуймады, колагы ишетә Аның, томаланмаган.

[2] Ләкин гаеп эшләрегез Аллагыз белән сезнең арада киртә булды, кылган гөнаһларыгыз Аның йөзен сездән яшерде, шуңа күрә Ул сезне ишетми.

[3] Сезнең куллар канга буялган, бармакларыгыз гаеп эшләр белән нәҗесләнгән, авызыгыз – ялган, телегез гаделсезлек сөйли.

[4] Һичкем, хөкем гадел булсын, дип әйтми, үз дәгъвасын дөреслек белән якламый; буш сүзгә ышаналар, ялган сөйлиләр, явызлык белән йөкле булып, бозыклык тудыралар.

[5] Кара елан йомыркасы өстендә утыра алар, пәрәвез үрә. Шул йомыркаларны ашаучы үләчәк, йомырка ватыла калса, эченнән агулы елан шуып чыгачак.

[6] Аларның пәрәвезеннән кием тегеп булмый – үзләре ясаган нәрсәгә алар төренә алмый. Алар кылган гамәлләр бозык, куллары көчләү, изүне генә белә.

[7] Аяклары явызлык кылырга йөгерә, гаепсез кешенең канын түгәргә ашыга; аларның уй-ниятләре бозык, йөргән юлларында талау вә җимерү генә.

[8] Алар иминлек юлын белмиләр, юлларында гаделлек юк; алар үз юлларын кәкре иттеләр, шул юлдан йөрүчеләр тынычлыкның нәрсә икәнен белмиләр.

[9] Менә шуңа күрә Раббының гаделлеге бездән ерак, Раббы Үзенең хаклыгы белән безгә килеп ирешмәде. Без яктылык көтәбез, әйләнә-тирәдә исә караңгылык, без нур эзлибез, әмма дөм караңгылыкта йөрибез.

[10] Сукырлар сыман диварга тотынып, күзсез кешеләр кебек капшанып йөрибез. Эңгер-меңгердә барган сыман көн уртасында абынабыз; сау-сәламәтләр арасында үлеләр кебек без.

[11] Без барыбыз да аюдай үкерәбез, күгәрчендәй моңланабыз; гаделлек көтәбез, ә ул юк, котылу көтәбез, тик ул бездән ерак.

[12] Чөнки без Синең алда күп җинаятьләр кылдык, гөнаһларыбыз безгә каршы шаһитлык бирә. Җинаятьләребез һәрчак күз алдыбызда, гаеп эшләребезне үзебез белеп торабыз.

[13] Без Раббыга каршы баш күтәрдек, Аңардан йөз чөердек, Аллабыздан читкә киттек, җәбер-золым кылырга, фетнә чыгарырга өндәдек, йөрәкләребездә ялган тудырып, шуны сөйләп йөрдек.

[14] Гаделлек артка чигерелде, хаклык-дөреслек еракта калды; хакыйкать мәйданда абынды, намуслылык керер юл тапмый.

[15] Бер җирдә дә хакыйкать юк, явызлыктан тыелучы кеше үзе табышка әйләнә. Гаделлек юклыгын күреп, Раббының җаны әрнеде.

[16] Шушы хәлне һичкемнең, бер затның да үзгәртергә теләмәвенә Ул бик гаҗәпләнде. Шул чагында җиңүне Аңа Үз кулы алып килде, хаклыгы Аңа таяныч булды.

[17] Хаклыкны Ул иңенә көбә күлмәк итеп япты, коткаруны очлым итеп киде, үчне – өс киеме, ярсуны Үзенә япанча итте.

[18] Кылган эшләренә карап, Ул һәркемгә әҗерен бирәчәк: дошманнарына каһәре белән ябырылачак, Аны күрәлмаучыларны җәзага тартачак, яр буендагыларга тиешлесен түләячәк!

[19] Раббының исеменнән – көнбатышта, Аның дан-шөһрәтеннән көнчыгышта куркуга төшәчәкләр, чөнки Ул ташкын судай – Раббы сулышыннан ургылып аккан ташкындай ябырылачак.

[20] «Сионга – гөнаһларыннан баш тарткан Ягъкуб балаларына – Коткаручы киләчәк!» – дип белдерә Раббы.

[21] «Менә, Мин алар белән төзегән килешү шундыйдыр: сезгә иңдерелгән Рухым, телегезгә салган сүзләрем сездән алынмас, сезнең үзегездән, бала вә оныкларыгыздан бүгеннән башлап һичкайчан алынмас», – ди Раббы.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters