[1] Шул көнне син, Исраил халкы: «Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, и Раббы! – Синең ачуың чыккан иде миңа, инде ул басылды, һәм Син миңа юаныч бирдең, – дип әйтәчәксең. –
[2] Аллаһы – Коткаручым минем; өметемне Аңа баглыйм һәм курыкмыйм, чөнки Раббы – минем көч-кодрәтемдер, мине Ул коткара!»
[3] Котылу чишмәләреннән сез сөенә-сөенә су алырсыз.
[4] Шул көнне: «Раббыга рәхмәтләрегезне белдерегез, Аның исемен телгә алыгыз, халыкларга Аның гамәлләрен сөйләгез, исеменең бөеклеген яд итегез! – диярсез. –
[5] Раббыга мәдхияләр җырлагыз, чөнки Аның эшләре гаҗәептер, моны бөтен җир йөзендә белеп торсыннар!
[6] Әй Сион кешеләре, сөенешеп тантана итегез, шатлык авазлары яңгырап торсын: Исраилнең изге Алласы сезнең арада, һәм Ул бөектер!»