Skip to content
Opens in a new window

[1] Вәхи үзәне турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Нәрсә булды сиңа, нигә барлык кешеләрең өй түбәсенә менгән?

[2] Әй шау-шулы, гөжләп-кайнап торган кала! Синең һәлак булган кешеләрең кылычтан да үтмәде, бәрелештә дә үлмәде;

[3] синең юлбашчыларың барысы бергә качты, җәя киермичә генә әсирлеккә төште; ничек кенә ерак качмасыннар, һәммәсе бергә әсирлеккә алынды.

[4] Шуңа күрә: «Калдырыгыз мине, мин әче күз яшьләре түгәм; халкымның һәлакәте өчен кайгырганда юатырга маташмагыз мине!» – дидем.

[5] Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Вәхи үзәнендә ыгы-зыгы, изү-кысу, чуалыш башланачак көнне билгеләде инде. Диварны җимерәчәкләр, кычкырган тавышлар тауга кадәр барып җитәчәк.

[6] Арбаларга утырган, атларга атланган, садаклар аскан эламлылар килә, кыйрлылар инде калканнарын күтәргән!

[7] Менә, синең гүзәл үзәннәрең арбалар белән тулды, җайдаклар шәһәр капкалары каршына килеп басты.

[8] Яһүдә яклаучысыз калды. Ул көнне сез «Ливан урманы йорты»нда сакланган коралларны барладыгыз;

[9] Давыт каласы диварларында бик күп җимерек урыннар күрдегез һәм Аскы буада су җыйдыгыз;

[10] Иерусалимдәге йортларны тикшереп карап чыктыгыз, диварны ныгытыр өчен, кайбер йортларны җимердегез;

[11] Иске буадан алган суны саклар өчен, ике дивар арасында чокыр казыдыгыз. Ләкин һәммә нәрсәне алдан ниятләгән Аллаһыга йөзегез белән борылмадыгыз, аларны гамәлгә ашыручы Аллаһыга карашыгызны юнәлтмәдегез.

[12] Ул көнне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, сезне еларга, кайгырырга, чәчләрегезне кырып, тупас тукымаларга төренергә чакырды.

[13] Ләкин сез күңел ача бирдегез, кәеф-сафа кордыгыз, үгез суйдыгыз, сарык чалдыгыз, ит ашадыгыз, шәраб эчтегез: «Ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!» – дидегез.

[14] Күкләр Хуҗасы Раббы тарафыннан миңа әйтелде: «Сезнең бу гөнаһыгыз үлгәнче кичерелмәячәк!» Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.

[15] Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Сарай башлыгы мөдир Шебна янына бар да әйт аңарга:

[16] „Ни эшең бар синең биредә? Ни хакың бар монда үзеңә кабер чокырга? Туганнарың күмелгәнме әллә биредә?! – диген. – Син әнә биек урында үзеңә кабер чокыдың, кыяда үзеңә торыр урын әзерләдең.

[17] Раббы сине моннан чыгарып ыргытачак, әй кеше! Ул сине, ныгытып эләктереп алып,

[18] төенчек кебек төреп, зур-киң бер илгә ыргытып бәрәчәк; син – хуҗаң йортына хурлык китерүче бәндә – шунда җан бирәчәксең, һәм шәп арбаларың да синең шунда калачак!“

[19] Сине Мин дәрәҗәле урыныңнан төшерәчәкмен: сине куып чыгарачаклар!

[20] Ул көнне Мин колым Хилкыйя углы Эльякыймны чакырып алачакмын.

[21] Аңа синең киемеңне кидереп, биленә синең билбавыңны буып, синең хакимиятне аның кулына тапшырачакмын; һәм ул Иерусалимдә яшәүчеләр вә Яһүдә халкы өчен ата булачак.

[22] Давыт йортының ачкычын аның иңенә салачакмын: ул ачса, беркем бикли, ә бикләсә, беркем ача алмаячак.

[23] Аны нык урынга чөй итеп кагачакмын, һәм аның тәхете атасы йортына дан китерәчәк.

[24] Аның нәселенең бөтен дан-шөһрәте, ягъни барлык балалары һәм варислары, касәдән алып чүлмәкләргә кадәр барлык кечкенә савытлары, аңарда чөйдәге сыман эленеп торачак».

[25] – Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – нык урынга кагылган чөй сынып төшәчәк, һәм ул тотып торган йөк харап булачак. Бу – Раббы сүзе.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters