[1] И Раббы, күкләрне ярып җиргә төшсәң икән Син! Ул чагында, утта чыбык-чабык дөрләгән, су гөбердәп кайнаган кебек, Синең каршыда таулар тетрәп торыр иде. Шуның белән Син исемеңне дошманнарыңа танытыр идең, халыклар Синең алда калтырап торыр иде.
[3] Заманында бит Син көтелмәгән гаҗәеп гамәлләр кылдың: җиргә иңдең, һәм таулар Синең каршыда тетрәп торды.
[4] Үзенә өмет тотканнарга шундый гамәлләр кылучы башка бер алла турында борынгы заманнардан бирле һичкемнең, бер колакның да ишеткәне, Сиңа охшаган алланы беркемнең күргәне булмады.
[5] Сөенеп тәкъва гамәлләр кылган, Сине онытмаган, юлларыңнан йөргән бәндәне Син хуплап каршылыйсың. Әмма без күптәннән гөнаһ кыла килдек, Синең ачуыңны чыгардык. Инде ничек котылып калырбыз икән?
[6] Без барыбыз да нәҗесләндек, бөтен тәкъва эшләребез – пычранган кием сыман; без барыбыз да яфрак кебек шиңәбез, гаеп эшләребез безне җил кебек себереп алып китә.
[7] Синең исемеңне яд итүче юк, Сиңа ныгытып тотынырга омтылучы берәү дә юк; шуңа күрә Син йөзеңне бездән яшердең, безне гөнаһларыбыз баткагына батырдың.
[8] Тик шулай да, Син бит, Раббы, – безнең Атабыз! Без – балчык, ә Син – безнең чүлмәкче, без барыбыз да Синең иҗат җимешеңдер.
[9] Әй Раббы, безгә булган ачуыңны тыйсаң, гаеп эшләребезне исеңдә мәңге тотмасаң иде! Карап бак: без барыбыз да – Синең халкың!
[10] Синең изге калаларың чүлгә әйләнде; Сион чүлгә әверелгән, Иерусалим бушап калган.
[11] Безнең изге, данлы йортыбыз – аталарыбыз Сиңа мактаулар яудырган йорт көлгә әйләнгән, кадерле бар нәрсәбез хәрабә эчендә ята.
[12] Инде Син, Раббы, моңа шулай түзеп торырсыңмы? Дәшмичә безне шулай газапларга дучар итәрсеңме?