Skip to content
Opens in a new window

[1] Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде; Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер, хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер, Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр, барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме, аһ-зар урынына – шатлык мае, төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде. Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан «тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.

[4] Борынгы хәрабәләр урынында алар яңа калалар корачак, элекке заманнарда җимерелгәнне тергезәчәк, ничәмә буыннар дәвамында буш яткан, таланган калаларны кабаттан яңартачак.

[5] Чит-ятлар, килеп, мал-туарыгызны көтәр, сезнең өчен иген игәр, йөзем бакчаларыгызны карар.

[6] Ә сез «Раббы руханилары» дип йөртелерсез, сезне «Аллабызның хезмәтчеләре» дип атарлар. Сез халыклар байлыгыннан файдаланырсыз, алардан күчкән мөлкәт белән мактанырсыз.

[7] Кичергән хурлык вә мәсхәрә урынына икеләтә рәхәтлекләр алырсыз. Әйе, үз җирегездән биләмә өстенә биләмә алырсыз – шатлыгыгыз гомерлек булыр.

[8] Чөнки Мин, Раббы, гаделлек яратам, талау белән җәбер-золымны күрәлмыйм; тугры калып, халкыма Мин тиешле әҗерен кайтарырмын, алар белән мәңгелек килешү төзермен.

[9] Аларның токымы – халыклар арасында, нәселе кавемнәр арасында мәшһүр булыр. Аларны күргән һәркем: «Бу – Раббы фатихасын алган халык», – дияр.

[10] Раббыда мин зур сөенеч табам, Алламда җаным шатлыклар кичерә, чөнки Ул мине котылу киемнәренә киендерде, җиңү япанчасына төрде. Мин – башына такыя кигән кияүгә, зиннәтләре белән бизәнгән кәләшкә охшап торамын.

[11] Үсентеләрнең – җирдә, чәчелгән орлыкның бакчада үсеп чыгасы хак булган кебек, Хуҗа-Раббының да бар кавемнәр күз алдында Үз халкына җиңү китерәсе һәм мактауга күмеләсе хак нәрсәдер!

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters