[1] Мәаб турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Төнлә белән Мәабның Ар каласы таланыр, юк ителер! Төнлә Мәабның Кыйр каласы таланыр, юк ителер!
[2] Менә, Дибон кешеләре, еларга дип, калку жирдәге гыйбадәтханәгә килә, Нәбу белән Медеба хакында мәабиләр үкереп-үкереп елый, һәммәсенең чәч-сакалы кырылган.
[3] Кешеләр урамда тупас тукымага төренеп йөри, өй түбәләрендә вә мәйданнарда барысы үкереп елый, күз яшенә баткан.
[4] Хишбун һәм Элгале шәһәрендә халык илереп кычкыра, аларның тавышы хәтта Яһаста да ишетелә; Мәаб сугышчылары үкерә, аларның җаны куркудан калтырый!
[5] Мәаб хакында йөрәгем сызлый. Мәаб кешеләре Согарга, Эгләт-Шелишиягә качалар, елый-елый Лухиткә таба менәләр, үзләренә ябырылган афәттән Хорунаим юлында зар елашалар.
[6] Нимрим сулары корыган, болыннар кибеп беткән, үләннәр көйгән, яшеллек тәмам юкка чыккан.
[7] Шуңа күрә мәабиләр үзләренең малларын, саклаган әйберләрен Таллар үзәненең аръягына күчерәләр.
[8] Мәабның барлык чикләрендә үкереп елыйлар, елаган тавышлар хәтта Эглаимгә вә Беер-Элимгә барып җитә.
[9] «Әнә, Димон сулары кан белән тулды! – ди Раббы. – Ләкин әле Мин Димонга тагын шундый каза әзерләдем: Мәабтан качып киткән һәм илдә калган кешеләргә арысланнар өстерәчәкмен!»