[1] Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында ирешкән вәхи.
[2] Шундый көннәр килер, Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр.
[3] Байтак халыклар, килеп: «Әйдәгез, Раббы тавына, Ягъкуб Алласы йортына меник, – дип әйтер. Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, – һәм без шулардан йөрербез». Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.
[4] Кавемнәр арасында Ул хөкем оештырачак, күп халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк, һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.
[5] И Ягъкуб халкы! Әйдәгез, Раббы чәчкән яктылык нурында йөрик!
[6] Син Үзеңнең халкыңны – Ягъкуб нәселен ташладың, чөнки алар Шәрык халыкларының гореф-гадәтләренә ияреп киттеләр, пелештиләргә охшап сихерчелек кылырга өйрәнделәр, чит-ятлар белән аралаша башладылар.
[7] Аларның җире көмеш вә алтынга тулган, хәзинәләрендәге байлыкның исәбе-хисабы юк, илләрендәге атлар бихисап күп, сугыш арбалары санап бетергесез.
[8] Аларның җире потлар белән тулган, алар үз куллары белән эшләгән әйберләргә, бармаклары ясаган нәрсәләргә табыналар.
[9] Шулай, адәм баласы түбән тәгәрәде, һәрберсе хурлыкка калды, – кичермә Син аларны, Раббы!
[10] Раббының дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, тау кыясы эченә кер, җир тузанына күмел!
[11] Тәкәббер бәндәнең башы түбән иеләчәк, горурлыгы тыелачак; ул көнне бер Раббы гына югары күтәреләчәк.
[12] Чөнки һәр тәкәббер вә горур, югары күтәрелгән бәндәгә Күкләр Хуҗасы Раббының көне киләчәк, һәм шулчак алар түбәнсетеләчәк!
[13] Биек вә мәгърур Ливан эрбетләренә, Башан имәннәренә,
[14] барлык биек тауларга, текә калкулыкларга,
[15] һәр биек манарага, һәр ныгытылган диварга,
[16] Таршиш корабларына, барча матур көймәләргә дә киләчәк ул көн!
[17] Адәм баласының тәкәбберлеге юкка чыгачак, кешенең горурлыгы түбәнсетеләчәк, бары тик бер Раббы гына ул көнне югары күтәреләчәк,
[18] пот-сыннар бөтенләйгә гаип булачак.
[19] Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк, һәм кешеләр Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, кыядагы ярыкларга, җирдәге чокырларга кереп посачак.
[20] Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк, һәм кешеләр үзләре табынган көмеш вә алтын потларын сукыр тычканнарга вә ярканатларга ыргытачак; Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, кыядагы ярыкларга вә тау-таш арасындагы тарлавыкларга кереп посачак.
[22] Адәм баласына өмет баглаудан туктагыз: аның гомере, сулышы кебек үк, өзелергә генә тора; нәрсә эшли ала соң ул?!