[1] Раббы болай ди: «Әй сусаганнар, һәммәгез су янына килегез! Көмешегез булмаганнар, килегез, ризык алып ашагыз, килегез, көмеш түләмичә, бушлай гына шәраб вә сөт алыгыз!
[2] Нигә сез ризык затыннан булмаган әйбер өчен көмеш сарыф итәсез, авыр хезмәт белән тапканыгызны тамак туйдырмый торган нәрсәгә алыштырасыз? Мине дикъкать белән тыңлагыз, һәм нигъмәтләрдән авыз итәрсез, сый-хөрмәттән ләззәт табарсыз!
[3] Сүзләремә колак салыгыз, яныма килегез, тыңлагыз Мине, һәм сез яшәрсез. Мин сезнең белән мәңгелек килешү төзермен, Давытка ничек тугры булсам, сезгә дә тугрылык сакларга вәгъдә итәмен.
[4] Менә, Давытны Мин халыкларга шаһит, юлбашчы вә хаким иттем.
[5] Син, Исраил, үзең белмәгән халыкларны чакырырсың, һәм сине белмәгән халыклар Раббы Аллаң, Исраилнең изге Алласы хакына синең янга ашыгыр, чөнки Ул сине данлы итте».
[6] Табарга мөмкин булганда, Раббыны эзләгез, Ул якында чакта чакырыгыз Аны!
[7] Яман кеше – үзенең юлын, бозык кеше үзенең ниятләрен калдырып, Раббыга әйләнеп кайтсын, һәм Ул аңа рәхим-шәфкать күрсәтер, Аллабызга килсен: ярлыкауга Ул бик юмарт.
[8] «Минем уйларым – сезнең уйлар түгелдер, сезнең юллар – Минем юллар түгел, – дип белдерә Раббы. –
[9] Күкләр җир өстеннән никадәр биек булса, Минем юлларым да сезнең юллардан шуның кадәр биегрәк, Минем уйларым да сезнең уйлардан шуның кадәр югарырак.
[10] Күктән яуган яңгыр яки кар кире күккә кайтмаган, бәлки, сугарып, җирне уңдырышлы иткән, чәчкән кешегә – орлык, ашаган кешегә икмәк биргән кебек,
[11] Минем авызымнан чыккан сүз дә Миңа файдасыз булып кире кайтмый, ә бәлки Мин теләгәнне башкара: Мин аны нинди йомыш белән җибәргән булсам, шул эшне үтәп чыга».
[12] Шулай итеп, сез шат күңел белән юлга чыгарсыз һәм исән-имин кире кайтырсыз; таулар вә калкулыклар сезнең алда шатланып җыр сузар, кырдагы барлык агачлар кул чабар.
[13] Чәнечкеле куак урынына – кипарис, кычыткан урынына мәрсид куагы үсеп чыгар, һәм болар барысы да, мәңге югалмый торган билге буларак, Раббыга дан өстәр.