[1] Амотс углы Ишагыйягә ирешкән вәхи – Бабил турындагы пәйгамбәрлек сүзе.
[2] Раббы әйтә: «Шәрә тау өстендә байрак күтәрегез, хакимнәр капкасыннан керсеннәр өчен, гаскәрләргә каты итеп кычкырып кул болгагыз.
[3] Үзем сайлап алганнарга Мин боерык бирдем – ачуымны гамәлгә ашырсыннар өчен, мәһабәтлегемә сокланучы гаскәриләремне чакырып алдым».
[4] Таулардан гавам шаулашуын хәтерләткән гөрелте ишетелә, бер урынга җыелган патшалыклар вә халыклар тавышы бу: Күкләр Хуҗасы Раббы сугыш өчен гаскәрләрен барлый.
[5] Алар ерак илдән, күк читеннән үк килә: Раббы Үзенең газаплый торган коралы белән бөтен җир йөзен тар-мар итәчәк!
[6] Үкереп-үкереп елагыз, чөнки Раббы көне якын! Кодрәт иясе җибәргән һәлакәт булып килә ул!
[7] Шуңа күрә бар кешенең кулы салынып төшәр, һәр кешенең йөрәге куркудан туктап калыр.
[8] Аларның котлары алыныр, һәрберсе авырту вә газапка дучар булыр; алар бала табучы хатын кебек изаланыр, куркышып, бер-берсенә карар, битләре уттай янып торыр.
[9] Менә, Раббының рәхимсез көне якынлаша, ул көн дәһшәт һәм янып торган ярсу алып килә, җирне чүлгә әйләндерергә, гөнаһлы бәндәләрне юк итәргә килә!
[10] Күктәге йолдызлардан вә йолдызлыклардан якты төшмәс, чыккан чагында, кояш сүрән булыр, ай да үз яктысын бирмәс.
[11] Раббы әйтә: «Дөньяны Мин – явызлыгы өчен, яманнарны кылган җинаятьләре өчен җәзага тартырмын; тәкәбберләрнең мин-минлегенә, залимнәрнең масаюына чик куярмын.
[12] Кешеләрне Мин саф алтыннан, Офир алтыныннан да сирәгрәк очрый торган итәрмен.
[13] Шуның өчен күкләрне дер селкетермен, һәм, Күкләр Хуҗасы Раббының ачуы дөрләгән көнне, Аның ярсуыннан Җир үз күчәреннән чыгар!
[14] Шул чагында һәркем, аучы эзәрлекләгән болан, көтүчесез калган сарык сыман, үз халкына таба йөгерер, үз җиренә качар.
[15] Качып котыла алмаганына сөңге кадалыр, кулга эләккәне кылычтан һәлак булыр.
[16] Сабый балаларын ташка бәреп үтерерләр, йортларын таларлар, хатыннарын мәсхәрә итәрләр.
[17] Менә, бабиллеләргә каршы Мин көмеш дип исе китмәгән, алтынга хирыс булмаган мадайлыларны күтәрермен.
[18] Мадайлыларның ук-җәяләре яшь егетләрне үтерер; сабыйларны алар аямас, балаларны кызганмас.
[19] Барлык патшалыклар арасында иң гүзәле, килданиләрнең даны һәм горурлыгы булган Бабилне Аллаһы юк иткән Сәдүм вә Гамура язмышы көтә!
[20] Инде анда беркайчан да яшәмәсләр, мәңге беркем килеп урнашмас; күчмә халыклар үз чатырларын анда кормас, көтүче дә сарыкларын ял итәргә тупламас.
[21] Анда чүл җанварлары гына хәл җыяр, йортларга ябалаклар кереп тулыр, анда тәвә кошлары яшәр, кәҗә тәкәләре уйнаклап йөрер.
[22] Андагы ныгытмаларда – сыртланнар, гүзәл сарайларда чүл бүреләре улар. …Бабилнең ахыры инде якын, аның көннәре аз калды».