[1] Мисыр турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Менә, Раббы, җитез болытка утырып, Мисырга киләчәк. Аның каршында Мисыр потлары дер калтыраячак, мисырлыларның йөрәге куркудан туктап калачак.
[2] «Мисырлыларны Мин бер-берсенә каршы котыртам: шулчак туган – туганга, күрше – күршегә, кала – калага каршы чыгачак, һәм бер патшалык икенче патшалыкка каршы сугышачак.
[3] Мисырлылар төшенкелеккә биреләчәк; Мин аларның ниятләрен бозачакмын, алар потларга, үлгәннәрнең рухына, әрвахларны чакыручыларга, күрәзәчеләргә ярдәм эзләп барачак.
[4] Мисырлыларны Мин рәхимсез хөкемдар кулына тапшырачакмын – миһербансыз бер патша хакимлек итәчәк алар өстеннән», – ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы.
[5] Нил елгасының сулары кибеп, ул тәмам корыячак,
[6] аның ермаклары сасып бетәчәк; Мисырдагы агымсулар саегачак һәм кибәчәк, камышлары шиңеп төшәчәк.
[7] Елга тамагындагы үсемлекләр, елга буенда чәчелгән барча игеннәр, корып, җилгә очып юкка чыгачак.
[8] Балыкчылар кайгырачак, елгага кармак салган бар кеше үкереп елаячак, суга ятьмә салган кешеләр төшенкелеккә биреләчәк.
[9] Мисырның җитен талкучылары аптырашка калачак, тукучылары өметсезлеккә биреләчәк;
[10] җитен эрләүчеләр кайгыга батачак; барлык эшчеләр гамь чигәчәк.
[11] Соган түрәләре тәмам акылдан язды, фиргавеннең зирәк киңәшчеләре мәгънәсез киңәшләр бирә. Фиргавенгә: «Без – зирәкләр затыннан, борынгы патшалар нәселеннән», – дип әйтергә ничек телләре бара?!
[12] Кайда соң синең зирәк кешеләрең, фиргавен? Хәзер инде алар әйтсен сиңа, Күкләр Хуҗасы Раббының Мисырга нинди язмыш билгеләгәнен белдерсен.
[13] Соган түрәләре акылсыз, Мемфис түрәләре үз-үзләрен алдый. Мисырның кабилә башлыклары Мисыр халкын юлдан яздырды.
[14] Раббы аларның зиһеннәрен чуалтты, һәм алар Мисырның йөргән юлларын саташтырдылар – Мисыр, сәрхуштәй чайкалып, үзенең косыгы өстендә йөри.
[15] Ни баш, ни койрык, ни хөрмә ботагы, ни камыш – боларның берсе-бер инде Мисыр өчен һичнәрсә эшли алмаячак.
[16] Ул көнне мисырлылар куркак хатын-кызга охшап калачак: Күкләр Хуҗасы Раббы аларга Үзенең кулын күтәрүгә тетрәнеп китәчәк.
[17] Мисыр өчен Яһүдә коточкыч бер нәрсәгә әвереләчәк: Яһүдәне искә төшергән саен, алар Күкләр Хуҗасы Раббы билгеләгән язмыштан дер калтырап торачак.
[18] Ул көнне Мисыр җирендә кәнганиләр телендә сөйләшкән һәм Күкләр Хуҗасы Раббыга тугрылык сакларга дип ант эчкән биш кала булачак; шуларның берсе Кояш каласы дип аталачак.
[19] Ул көнне Мисыр уртасында – Раббыга багышланган мәзбәх, аның читендә Раббы хөрмәтенә куелган изге багана булачак.
[20] Болар Мисыр җирендә Күкләр Хуҗасы Раббы барлыгын таныткан билге вә шаһитлык булачак; һәм Мисыр халкы, изүчеләрдән зарланып Раббыга ялваргач, Ул аларга коткаручы вә яклаучы җибәрәчәк.
[21] Раббы шулай Мисырга Үзен танытачак, һәм алар ул көнне Раббыны танып беләчәк, Аңа сәҗдә кылып, корбаннар вә бүләкләр китерәчәк, Аның алдында нәзерләр әйтеп, аларны үтәячәк.
[22] Раббы Мисырны бик каты җәзалаячак, ә аннары дәвалап терелтәчәк. Алар Раббыга мөрәҗәгать иткәч, Ул, ялваруларын ишетеп, аларны терелтәчәк.
[23] Ул көнне Мисырдан Ашшурга олы юл ачылачак, ашшурлылар – Мисырга, ә мисырлылар Ашшурга киләчәк; алар бергәләп Раббыга сәҗдә кылачак.
[24] Ул көнне Исраил, шушы ике ил – Мисыр вә Ашшур белән бер дәрәҗәдә булып, бөтен дөнья уртасында хәер-фатиха ала торган җиргә әвереләчәк.
[25] Күкләр Хуҗасы Раббы аларга фатиха биреп: «Әй халкым Мисыр, кулларым бар кылган Ашшур һәм биләмәм Исраил, мөбарәк фатихалы булыгыз!» – диячәк.