Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы, рәхим-шәфкать күрсәтеп, Ягъкубны яңадан сайлаячак – аны үз җиренә кайтарачак; һәм Ягъкуб нәселенә килмешәкләр кушылып, аның белән янәшә көн күрә башлаячак.

[2] Чит халыклар Исраил халкын үз ватанына кайтарачак, һәм анда, Раббы җирендә, исраилиләр бу халыкларны үзләренең колларына әйләндерәчәк. Элек үзен әсир иткәннәрне Исраил әсирлеккә алачак, элек үзен изгәннәр өстеннән хакимлек итәчәк.

[3] Раббы сезне кайгы-газаплардан, дучар булган авыр коллыктан азат итеп тынычландырган көнне,

[4] Бабил патшасы турында мәсхәрәле җырыгызны җырларсыз: «Менә, залимнең көне бетте, аның ярсуына чик куелды!

[5] Раббы яманнарның күсәген, хөкемдарларның таягын сындырды!

[6] Ярсулы ул таяк халыкларны туктаусыз кыйный, кавемнәр белән зобаниларча идарә итә, аларны эзәрлекләүдән туктамый иде.

[7] Хәзер исә бөтен дөнья тынычлап ял итә, шатланып җырлый.

[8] Хәтта кипарислар да сөенә синең һәлакәтеңә, Ливан эрбетләре дә куана, „Син җиргә егылганнан бирле, безне кисмиләр!“ – ди алар.

[9] Сине каршыларга дип, җир астындагы үлеләр дөньясы хәрәкәткә килде: җир йөзе юлбашчыларының әрвахлары уянды, халыклар белән идарә иткән патшаларының рухлары тәхетләреннән купты.

[10] Алар һәммәсе сиңа эндәшеп: „Син үзең дә безгә охшап калдың: безнең кебек үк көчсез хәзер!“ – дип әйтерләр.

[11] Синең дан-шөһрәтең лира авазлары белән бергә үлеләр дөньясына күчте; синең ятагың да, өстеңдәге җәймәң дә тоташ корттандыр.

[12] Әй таң йолдызы, әй таң углы, күктән атылып төштең син! Әй халыкларны җиңүче, җиргә егылып бәрелдең син!

[13] Эчеңнән син болай дип уйладың: „Күккә ашармын, тәхетемне Алланың йолдызларыннан да биегрәк куярмын, ерак төньякта илаһлар җыелышкан тауда утырырмын,

[14] болытлардан да өскәрәк менәрмен, Аллаһы Тәгаләгә тиң булырмын“.

[15] Ләкин син үлеләр дөньясына, упкын тирәнлегенә төшерелдең.

[16] Сине күргән һәркем, җентекләп күзәтеп, болай дип уйлар: „Җирне селкетеп, патшалыкларны дер калтыратып торган,

[17] җир йөзен чүлгә әйләндереп, калаларны вәйран иткән, әсирләрне өйләренә кайтармаган адәм шушымы инде?!“

[18] Халыкларның патшалары, хөрмәттә дәфен кылынып, һәрберсе үз төрбәсендә ята;

[19] ә син күмелмичә калгансың, кисеп ташланган кирәксез агач ботагы сыман булгансың; сине упкындагы ташлар өстенә ыргытканнар, кылыч чапкан мәетләр – синең кәфенеңдер; җәсәдең аяк астында таптала.

[20] Сине бүтән патшаларны җирләгән кебек җирләмәсләр: син үз җиреңне таладың, үз халкыңны кырдың. Явыз кешеләрнең токымы мәңге искә алынмасын!

[21] Аталарының җинаятьләре өчен угылларын суярга урын әзерләгез! – Алар беркайчан да, аякка басып, җиргә хуҗа булмасыннар, җир йөзен калалары белән тутырмасыннар».

[22] Күкләр Хуҗасы Раббы белдерәдер: «Бабилгә каршы күтәрелеп, аның исемен, калган халкын, нәсел-токымын бетерәчәкмен! – ди Раббы. –

[23] Ул җирне керпеләр яши торган урын, сазлык итәчәкмен, себереп түгеп юк итәчәкмен!» – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.

[24] Күкләр Хуҗасы Раббы ант итеп әйтте: «Мин ничек ниятләсәм, һичшиксез шулай булачак, Мин ничек билгеләсәм, шул тормышка ашачак.

[25] Ашшурны Үз җиремдә юк итәчәкмен, Үз тауларымда таптап бетерәчәкмен! Ул кидергән камыт халкым муеныннан салдырылыр, ул салган йөк иңнәреннән алыныр.

[26] Бу – бөтен дөнья өчен Мин корган ният, халыкларга каршы күтәрелгән кулым».

[27] Күкләр Хуҗасы Раббы карар кылгач, кем аны кире кагар?! Аның кулы күтәрелгәч, кем түбән төшерер?!

[28] Әхәз патша үлгән елны шундый пәйгамбәрлек сүзе булды:

[29] «Әй Пелешет, сине кыйнаган таяк сынган дип сөенмә, чөнки елан тамырыннан тагын да куркынычрак кара елан чыгачак, аның токымы оча торган агулы елан булачак.

[30] Ул чагында юксыл-мескеннең тамагы туячак, фәкыйрь-фөкра куркынычсыз урында булачак, ә синең нәсел тамырыңны ачтан үтерәчәкмен, калган халкыңны юк итәчәкмен.

[31] Әй капкалар, үкереп-үкереп елагыз! Әй калалар, кычкырып-кычкырып елагыз! Куркудан калтырап тор, бөтен Пелешет җире, чөнки төньяктан тузан болыты килә, һәм дошман гаскәрендә артта калучы юк».

[32] Чит халыкның илчеләренә нинди җавап бирергә? «Сионның нигезен Раббы салды, Аның халкыннан бичара мазлумнар шунда сыеныр урын табачак!» – җавап әнә шул булыр.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters