Skip to content
Opens in a new window

[1] Уззиядән туган Иотамның углы – Яһүдә патшасы Әхәз идарә иткән көннәрдә, Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках Иерусалимгә каршы яуга чыктылар, ләкин аны ала алмадылар.

[2] Патшалык итүче Давыт йортына «Арам белән Эфраим үзара килешү төзегәннәр!» дигән хәбәр килеп ирешкәч, Әхәз патша һәм аның халкы урмандагы агачлар кебек калтыранды.

[3] Шунда Раббы Ишагыйягә болай диде: – Углың Шеар-Яшуб белән бергә Әхәзне каршыларга чык. Ул Югары буаның суүткәргече беткән урында, Йон юучылар басуында, юлда тора.

[4] Әйт аңарга: «Күзәтеп тор һәм бер дә борчылма! Курыкма пыскып яткан шушы ике кисәү башыннан, арамиләр патшасы Рәсиннең һәм Ремалия углының ярсуын күреп рухың сүнмәсен!

[5] Эфраимнәр һәм Ремалия углы белән бергә арамиләр сиңа явызлык кылмакчы була,

[6] „Әйдәгез, Яһүдәгә һөҗүм итик! Халкын хафага төшереп, аны яулап алыйк! Табеил углын шунда патша итеп куйыйк!“ – ди алар».

[7] Ләкин Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бу эш барып чыкмас, тормышка ашмас.

[8] Чөнки Арамның башкаласы – Дәмәшкъ, ә Дәмәшкънең башында – Рәсин патша. Алтмыш биш елдан Эфраим җимерелер һәм халык булудан туктар.

[9] Эфраимнең башкаласы – Самарея, ә Самареянең башы – Ремалия углыдыр. Әгәр сез ныклап ышанмыйсыз икән, бөтенләй дә каршы тора алмассыз».

[10] Раббы, сүзен дәвам итеп, Әхәзгә болай диде:

[11] – Раббы Аллаңнан билге бирүен сора. Бу билге үлеләр дөньясыннан яисә күкләр биеклегеннән булса да ярый.

[12] Әхәз: – Юк, сорамыйм, Раббыны сынамыйм, – диде.

[13] Шунда Ишагыйя: – Әй син, патшалык итүче Давыт йорты, тыңла! Кешеләрнең түземлеген сынавың гына җитмәгән, инде Алламның түземлеген сынамакчы буласыңмы?!

[14] Инде Хуҗа-Хаким Үзе сиңа билге бирә: менә, кыз кеше, авырга калып, угыл табачак һәм аңа Иммануил дип исем кушачак.

[15] Явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр бу бала эремчек вә бал белән тукланачак.

[16] Ул, явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр син куркып торган теге ике патшаның җирләре бушап калачак.

[17] Раббы сиңа, халкыңа һәм атаң йортына Эфраим Яһүдәдән аерылганнан бирле күрелмәгән көннәр җибәрә: Ашшур патшасы килә.

[18] Ул көнне Раббы Мисыр елгасының ерак култыкларыннан чебеннәрне һәм Ашшур җиреннән бал кортларын сызгырып чакырачак.

[19] Алар, күч-күч булып очып килеп, чокыр-үзәннәрне вә кыя ярыкларын, барлык чәнечкеле куакларны, сугару урыннарын сырып алачак.

[20] Фырат елгасының аръягыннан ялланган пәке, ягъни Ашшур патшасы белән Хуҗа-Хаким ул көнне башыгызны вә тәнегездәге төкне кырачак, хәтта сакалыгызны да кырып алачак.

[21] Яшь сыер һәм ике сарык асраган кеше шул көнне

[22] мул сөттән эремчек ашаячак; бу җирдә исән калган һәммә кеше эремчек вә бал белән тукланачак.

[23] Ул көнне мең шәкыл көмеш белән бәяләнгән мең тармаклы йөзем үскән һәр урынны күгән һәм чәнечкеле куак басачак.

[24] Шул җирләрдә ук-җәя белән коралланган аучылар гына йөриячәк.

[25] Күгән вә чәнечкеле куаклардан куркып, кайчандыр китмән белән эшкәртелгән үр җирләргә дә беркем бармаячак, анда үгезләр утлап йөриячәк, ул җирне вак терлек таптаячак, – диде.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters