[1] Әй халыклар, якынрак килеп тыңлагыз! Кавемнәр, игътибар итегез! Җир вә анда булган һәр нәрсә, дөнья вә анда туган һәр нәрсә тыңлап торсын!
[2] Раббының барча халыкларга ачуы чыкты, аларның барлык гаскәрләренә каһәре төште Аның. Ул аларны тулысынча кырып ташлады, бугазларга хөкем итте.
[3] Аларның мәетләре күмелмичә ятып калачак, алардан авыр ис таралачак, түгелгән каннарыннан таулар юпь-юеш булачак.
[4] Барлык күк җисемнәре янып бетәчәк, күкләр кулъязма төргәгедәй бөтерелеп киләчәк; бөтен күк җисемнәре, йөзем куагының яфраклары вә инҗир агачының җимеше кебек, саргаеп шиңәчәк.
[5] Раббы болай ди: «Минем кылычым күктә кан эчеп туйды; менә ул, хөкем ясар өчен, Эдомга – Мин тәмам юк итәргә хәл кылган халык өстенә төшә».
[6] Раббының кылычы канга һәм терлек маена – бәрән вә кәҗә тәкәсе канына, сарык тәкәсенең бөер маена буялган, чөнки Раббы Босрада корбан китерә – эдомиләр җирендә зур кырылыш бара.
[7] Алар белән бергә кыргый үгезләрнең яше дә, көчлесе дә егылачак, җир аларның каны белән туеначак, майлары туфракка сеңәчәк.
[8] Чөнки Раббының үч алу көне, Сионны рәнҗеткән өчен түләү елы җитте.
[9] Эдомның елгалары – сумалага, туфрагы күкерткә әйләнәчәк, җире янып торган сумала булачак,
[10] һәм ул, иртән дә, кичен дә сүнмичә, мәңге төтенләп торачак. Бу җир озак еллар дәвамында вәйран булып ятачак, аннан беркайчан беркем үтеп йөрмәячәк.
[11] Анда чүл ябалагы белән керпеләр генә хуҗа булыр, байгыш белән козгыннар гына яшәр. Раббы бу җирдә үлчәү бавы сузар һәм кургаш асма асар – анда вәйранлык вә бушлык хөкем сөрер.
[12] Анда патша итеп куярлык бер затлы кеше дә калмас, Эдомның барлык түрәләре кирәксезгә әйләнер.
[13] Аның сарайларында – чәнечкеле үлән вә куаклар, ныгытмаларында кычыткан вә тигәнәк үсеп чыгар. Ул фәкать чүл бүреләре оясына вә тәвә кошлары яши торган урынга әйләнер.
[14] Кыргый мәчеләр анда сыртланнарга тап булыр, кәҗә тәкәләре бер-берсенә тавыш бирер; төн ияләре анда ял итәр, үзенә тыныч урын табар.
[15] Ябалаклар анда оя корып йомырка салыр, бала чыгарыр һәм аларны үз күләгәсенә җыяр; анда пар-пар булып лачыннар да җыелыр.
[16] Раббы китабыннан табып укыгыз: әлеге җәнлекләрнең берсе дә шунда килми калмас, һәркайсы үз пары белән булыр. Чөнки бу әмер Раббы авызыннан чыкты. Аның Рухы аларны бергә җыяр.
[17] Жирәбәне аларга Ул Үзе салды, аларның өлешләрен үлчәү бавы белән Үзе бүлде; алар гомер бакый шул җирнең хуҗасы булырлар, токымнары буын арты буын шунда яшәр.