[1] Шул көннәрдә Бабил патшасы, Баладанның углы Меродах-Баладан, авырып яткан Хизәкыйянең терелүен ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде.
[2] Хизәкыйя илчеләргә бик сөенде, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.
[3] Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп: – Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады. Хизәкыйя: – Алар минем янга ерак җирдән – Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде.
[4] Ишагыйя: – Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады. Хизәкыйя: – Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады.
[5] Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде: – Күкләр Хуҗасы Раббының сүзен тыңла:
[6] «Менә, шундый көннәр килер, синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. –
[7] Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр».
[8] Хизәкыйя исә Ишагыйягә: – Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады.