[1] Ул көнне Раббы Үзенең дәһшәтле, бөек вә көчле кылычы белән Ливьятанны, боргалана-боргалана шуышучы җитез еланны орып салачак, диңгез аждаһасын үтерәчәк.
[2] Ул көнне гүзәл йөзем бакчасы турында җырлагыз:
[3] «Мин, Раббы, – аның сакчысы, аңа гел су сибеп торам, кем дә булса зыян салмасын дип, аны көне-төне саклыйм.
[4] Мин үч-ачу тотмыйм, ләкин ул Миңа күгән куагы, чәнечкеле билчән үстерсә, аңа каршы сугыш ачачакмын, аны тәмам көйдереп бетерәчәкмен.
[5] Иң яхшысы Минем яклавымны эзләсен ул, Минем белән тынычлыкта яшәсен, әйе, тынычлыкта яшәсен».
[6] Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамыр җәячәк, Исраил чәчәк атачак, үсентеләр җибәрәчәк, җир йөзен җимешләре белән тутырачак.
[7] Раббы Үз халкын дошманнары кебек җәзаладымы?! Халкын үтергән катыйльләр кебек аны үтердеме?!
[8] Ул Үз халкын болай җәзалады: аны сөргенгә җибәрде, көчле көнчыгыш җиле сыман Үзенең сулышы белән читкә сөрде.
[9] Үз халкы мәзбәхләрнең ташын акташны ваклагандай чәрдәкләп бетерсә, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен җимерсә, гөнаһлардан арыну билгесе шул булыр, һәм Ягъкубның гөнаһлары йолыныр.
[10] Ташландык хәлгә килгән кальга-шәһәр кешесез калды, чүл-далага әйләнде. Анда хәзер агач яфраклары кимереп бозаулар утлап йөри.
[11] Ботаклар корыгач, хатын-кызлар килә дә, аларны сындыргалап, утын әзерли. Бу халык мәгънәсез булганга, Бар итүче аңа рәхим-шәфкать күрсәтмәячәк, дөньяны яраткан Зат аны кызганмаячак.
[12] Раббы ул көнне Фырат елгасыннан алып Мисыр үзәненә кадәр ашлык сугачак, һәм сезне, әй Исраил балалары, берәмтекләп бер урынга җыячак.
[13] Ул көнне, бөек быргы кычкырткач, Ашшур җирендә югалып калганнар һәм Мисыр җиренә куылганнар, кайтып, Иерусалимдәге изге тауда Раббыга сәҗдә кылачак.