[1] Яһүдә патшалары Уззия, Иотам, Әхәз, Хизәкыйя идарә иткән вакытларда, Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында Раббыдан иңгән күренешләр.
[2] Әй күк, тыңла, әй җир, колак сал! Раббы болай ди: «Мин балаларны тәрбияләп үстердем, ә алар Миңа каршы баш күтәрделәр.
[3] Үгез – үзенең иясен, ишәк үз хуҗасының утлыгын таный; ә Исраил Мине танымый, халкым Мине белергә теләми».
[4] И-и гөнаһлы кавем, җинаятькә баткан халык, явызлар токымы, бозык балалар! Раббыдан йөз чөереп, Исраилнең изге Алласын санга сукмыйча Аңа аркагыз белән борылдыгыз.
[5] Сезнең кай җирегезне кыйнарга тагын?! Ни өчен сез һаман үҗәтләнәсез? Башыгыз җәрәхәт белән тулы, йөрәгегез тәмам хәлдән тайган.
[6] Аяк табаныгыздан баш түбәгезгә кадәр исән җирегез юк: кара көйгән тәнегездәге җәрәхәтләр, кан саркып торган яралар юып-чистартылмаган, бәйләнмәгән һәм май сөртелмәгән.
[7] Җирегез ташландык хәлгә килгән, калаларыгыз көлгә әйләнгән; кырларыгыз уңышын күз алдыгызда чит-ятлар ашап ята – бар нәрсәгезне алар вәйран итте.
[8] Сион-кыз гына калды – йөзем бакчасындагы чатыр, кыяр түтәлендәге куыш, камалыштагы шәһәр кебек булды.
[9] Әгәр Күкләр Хуҗасы Раббы кайберләребезне исән калдырмаган булса, без Сәдүм каласына, Гамура каласына тиңләшер идек.
[10] Раббы сүзен тыңлагыз, Сәдүм җитәкчеләре! Аллабызның канунына колак сал, Гамура халкы!
[11] «Сезнең күп санлы корбаннарыгыз нигә кирәк Миңа?! – ди Раббы. – Яндырылган корбан тәкәләреннән, симертелгән терлек маеннан Мин гарык булдым; үгезләрнең, сарык вә кәҗә тәкәләренең канын теләмим Мин.
[12] Сез Минем хозурыма киләсез, әмма кем сорый сездән моны?! Минем ишегалларымны нигә таптап йөрисез?!
[13] Файдасыз бүләкләр ташудан туктагыз, хуш исле бәлзәмнәр төтененнән Минем күңелем болгана. Яңа ай бәйрәмнәрегезгә, шимбә көннәрегезгә, бәйрәм җыеннарыгызга – гөнаһларыгыз белән бозылган изге җыеннарыгызга түзеп тора алмыйм.
[14] Яңа ай вә бүтән бәйрәмнәрегезне Мин күрәлмыйм: Минем өчен авыр йөк алар; бу йөкне күтәреп алҗыдым.
[15] Кулларыгызны Миңа сузып дога кылганда, күзләремне сездән читкә алырмын; никадәр дога кылсагыз да, сезне тыңламам, чөнки кулларыгыз канга буялган.
[16] Юыныгыз, пакьләнегез, явыз эшләрегезне күз алдымнан юк итегез, явызлык кылудан туктагыз,
[17] игелек кылырга өйрәнегез, гаделлеккә омтылыгыз, изелгәнне коткарыгыз, ятимнең хакын хаклагыз, тол хатынның эшен яклагыз!»
[18] «Килегез, бергәләп уйлашыйк, – ди Раббы. – Гөнаһларыгыз куе кызыл төстә булса да, үзегез кардай ап-ак калырсыз; гөнаһларыгыз карасу-кызыл төстә булса да, үзегез ап-ак йонга охшарсыз.
[19] Сүзләремә колак салсагыз, җирдәге нигъмәтләрдән авыз итәрсез;
[20] әгәр инде Миннән йөз чөереп, Миңа каршы чыксагыз, сезне кылыч ашар», – ди Раббы; бу сүзләр Аның авызыннан килеп иреште.
[21] Аһ, тугрылыклы башкала әнә ничек фахишәгә әйләнгән! Ул гаделлек белән тулы иде, анда дөреслек хакимлек итә иде, хәзер исә анда адәм җаны кыючылар яши.
[22] Көмешең инде тәмам касмакланып беткән, шәрабыңа су кушылган.
[23] Түрәләрең синең – фетнәчеләр, угрылар белән бергә эш итүчеләр; аларның һәммәсе ришвәт алырга ярата, бүләк артыннан куа, ятимнең хакын хакламый, тол хатынның гозере аларга барып җитми.
[24] Шуңа күрә Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраилнең кодрәтле Алласы болай ди: «Дошманнарымны җәзага тартып юанырмын, алардан үчемне алырмын!
[25] Кулымны сиңа таба сузып, юшкыныңны селте белән чистартырмын, бөтен пычрагыңны юк итәрмен.
[26] Әүвәлге замандагы кебек гадел хөкемчеләр, киңәшчеләр булыр синдә. Шуннан соң сине „Дөреслек, тугрылык каласы“ дип атарлар».
[27] Сион – гаделлек аша, ә тәүбә иткән кешеләре тәкъвалык белән котылыр.
[28] Фетнәче вә гөнаһлылар исә һәлак булыр, Раббыдан йөз чөергәннәр юк ителер.
[29] Бик тә яраткан изге имән агачларыгыз аркасында сез оятка калырсыз, үзегез сайлап алган бакчалар аркасында хурлык ачысын татырсыз.
[30] Сез яфрагы шиңгән имән, сусыз бакча кебек булырсыз.
[31] Көчле адәмнәр – сүс, ә аларның эшләре очкын кебек булыр: алар шулай бергәләп янып китәр, һәм аларны сүндерүче булмас.