[1] Әй Раббы, Син – минем Аллам! Сине зурлыйм, исемеңә рәхмәтләр юллыйм! Чөнки Син гаҗәеп эшләр башкардың, Үзеңнең күптәнге ниятеңне – дөрес вә ышанычлы ниятеңне тормышка ашырдың.
[2] Син шәһәрләрне таш өеменә әйләндердең, ныгытылган калаларны хәрабә иттең; чит-ят кешеләрнең ныгытмалары җимерелде, алар инде беркайчан да тергезелмәс.
[3] Шуңа күрә көчле халыклар Сине данлый, мәрхәмәтсез кавемнәрнең калалары Синнән өркеп тора.
[4] Юксыл-мескенгә, мохтаҗларга Син авыр вакытта сыеныр урын, давылда – ышыклык бирә торган, эссе көндә саклый торган күләгә булдың. Чөнки залимнәрнең сулышы – диварга каршы коеп яуган яңгыр,
[5] чүл-сахрадагы челлә кебектер. Син чит-ят халыкларның шау-шуын бастың; болыт күләгәсе кояшны каплаган кебек, залимнәрнең җырын томаладың.
[6] Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында барлык халыклар өчен тәмле-тәмле ашамлыклардан, иң яхшы шәраблардан табын корачак; анда туклыклы ризыклар һәм иң яхшы, сөзелгән шәраблар булачак.
[7] Бу тауда Раббы барлык халыкларны каплап торган япманы, барлык кавемнәр өстенә ябылган пәрдәне алып ташлаячак,
[8] йотып җибәргәндәй үлемне мәңгегә юк итәчәк. Хуҗа-Раббы барлык кешеләрнең күз яшен сөртәчәк, бөтен җир буйлап Үз халкын хурлыктан коткарачак. Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте.
[9] Ул көнне болай дип әйтәчәкләр: «Менә бу – безнең Аллабыз! Без Аңа өметләнеп торган идек, һәм Ул безне коткарды. Ул – безнең Аллабыз! Өметебезне Аңа баглаган идек, инде безне коткарган өчен шатланыйк, куаныйк!
[10] Раббының кулы шушы тауны саклаячак». Ә Мәаб тирескә тапталган салам кебек булачак;
[11] суга батучы кеше кебек кулларын болгатса да, ничек кенә тырышса да, Раббы аның тәкәбберлеген түбәнсетәчәк.
[12] Мәабның нык-биек диварларын Ул җимерәчәк, җиргә аударып көл-тузан итәчәк.