Skip to content
Opens in a new window

[1] Сур каласы хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Таршиш кораблары, үкереп елагыз! Чөнки башкалагыз җимерелгән, бер генә йорт та калмаган. Бу хәбәр сезгә киттиләр җиреннән кайткан чагыгызда иреште.

[2] Тын калыгыз, әй яр буенда яшәүчеләр һәм диңгездә йөргән Сидун сәүдәгәрләре!

[3] Шихорда, Нил елгасы буенда үскән ашлык зур сулар буйлап Сурга – халыклар сәүдә итә торган шушы үзәккә кайта иде.

[4] Оят сиңа, Сидун, диңгез ярындагы ныгытма! Диңгез хәзер болай ди: «Мин тулгак газапларын белмәдем, бала тапмадым, егетләр үстермәдем, кызлар тәрбияләмәдем дә кебек».

[5] Сур язмышын ишетеп, Мисыр кайгыга калачак.

[6] Таршишка күченеп китегез, әй яр буенда яшәүче халык, үкереп-үкереп елагыз!

[7] Борынгы заманнарда ук нигез салынган, сөенече ташыган шәһәрегезгә ни булган? Хәзер инде сез ерак илләрдә яшәрсез, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрерсез.

[8] Сурга мондый язмышны кем билгеләде? Бу кала патшаларга таҗ кидерә иде, аның сәүдәгәрләре, хөкемдарлар кебек, бөтен дөньяның ихтирамын казанган кешеләр иде.

[9] Күкләр Хуҗасы Раббы шулай карар кылды: Сурның тәкәбберлеге вә мәһабәтлелеге хур булсын, бөтен дөнья күзендә ихтирам казанганнар түбәнсетелсен!

[10] Әй Таршиш халкы, Нил буе игенчеләре сыман үз җирегезне эшкәртегез, чөнки синдә кораб төзи торган гавань юк инде.

[11] Раббы, диңгез өстенә кулын сузып, патшалыкларны дер селкетте; Кәнган җирендәге ныгытмаларны җимерергә әмер бирде, әйтте:

[12] «Бүтән инде сөенә алмассың, әй мәсхәрә ителгән гыйффәтле Сидун-кыз! Бар, киттиләр җиренә күчеп кит! Тик анда да тынычлык тапмассың».

[13] Килданиләр җиренә күз төшерегез: бу халык бүтән юк! Ашшур, камау корылмалары төзеп, аларның кальга-ныгытмаларын җимерде, хәрабәгә әйләндерде, җирләрен чүл җанварларына бирде.

[14] Үкереп-үкереп елагыз, Таршиш кораблары! Чөнки сез сыенган ныгытма җимерелгән.

[15] Шушы көннән алып Сурны җитмеш ел буена – бер патшаның гомеренә тәңгәл вакытка онытып торачаклар. Сур белән, җитмеш ел үткәннән соң, фахишә хатын турындагы җырдагыча булачак:

[16] «Гөсләңне ал да кала буйлап уйнап йөр, онытылган фахишә хатын! Матур итеп уйна, кешеләр сине исләренә төшерсен өчен, күпләп җыр җырла».

[17] Җитмеш ел узганнан соң, Раббы Сур хакында кайгыртачак: шәһәр яңадан үз сәүдәсе белән шөгыльләнә, бөтен дөньядагы патшалыклар белән уйнаш итә башлаячак.

[18] Ләкин сәүдәдән килгән табышны тупламаслар һәм сакламаслар, ул табыш Раббыга багышланыр: туйганчы ашасыннар һәм затлы киемнәр кисеннәр өчен, Раббыга табынучылар файдасына китәр.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters