Skip to content
Opens in a new window

[1] Бәл тез чүкте, Нәбу буй сонды – аларның сыннары терлек, йөк хайваннары өстенә төялгән. Элек аларны сез күтәреп йөрсәгез, хәзер исә алар йончыган хайваннар өстенә авыр йөк булып төялгән.

[2] Илаһларыгыз буй сонды, тез чүкте, үзләрен коткара алмады – әсир төште.

[3] Раббы болай дип әйтә: «Тыңлагыз Мине, Ягъкуб угыллары, Исраил халкының исән калганнары! Мин сезне туган көнегездән үк, дөньяга килгәннән бирле күтәреп йөрттем.

[4] Сез картайганчы, Мин шул булып калырмын, Мин сезне, чәчләрегез агарганчы, күтәреп йөртермен. Сезнең Бар итүчегез дә, күтәреп йөртүчегез дә – Мин ул! Мин күтәреп йөртәм һәм коткарам.

[5] Кемгә охшатырсыз, кем белән чагыштырырсыз икән Мине?! Миңа тиңләшердәй кемгә охшатырсыз икән?!

[6] …Алтынны акча янчыгыннан чыгарып, көмешне үлчәүгә куеп үлчиләр дә, илаһ коеп ясар өчен, көмешчегә бирәләр, аннары шул ясалма сынга табыналар, аның алдында сәҗдә кылалар.

[7] Аны иңбашларына күтәреп йөртәләр дә үз урынына бастырып куялар – ул шунда кузгалмыйча тик басып тора. Аңа каты итеп дәшсәң дә, ул җавап бирмәс, бәладән коткармас.

[8] Әй фетнәчеләр, исегездә тотыгыз сез моны, кайгыдан ыңгырашыгыз һәм акылыгызга килегез!

[9] Электә, борынгыда булганнарны исегезгә төшерегез. Аллаһы – Миндер, башкасы юк! Мин – Аллаһы, Миңа охшаган бүтән зат юк!

[10] Ахырда нәрсәләр буласын баштан ук әйтәм, әле булмаганны Мин борынгы заманнардан ук әйтеп киләм. Мин: „Үз ниятемне тормышка ашырырмын, теләгән һәр нәрсәмне җиренә җиткерермен!“ – дим.

[11] Көнчыгыштан, ерак илдән Мин бер кыргый кошны – ниятемне тормышка ашыручыны чакырдым. Мин әйттемме – сүземне җиренә җиткерәм, ниятләдемме – башкарып чыгам!

[12] Үҗәтләр, тугрылыктан ерак торучылар, тыңлагыз Мине!

[13] Менә, Мин котылу алып киләм, ул инде бик якын, коткару гамәлем кичекмәячәк. Сионга Мин – котылу, Исраилгә Үземнең дан-шөһрәтемне бүләк итәм.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters