Skip to content
Opens in a new window

[1] Дәмәшкъ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. «Менә, Дәмәшкъ калалар исәбеннән чыгарып ташланачак, хәрабәләр өеменә әвереләчәк.

[2] Арогыр калалары бушап калачак, анда көтү-көтү маллар гына тыныч ятачак – аларны һичкем борчымаячак.

[3] Эфраим – ныгытмасыз, Дәмәшкъ патшалыксыз калачак, Арамның исән калган халкы Исраил халкының даны беткән кебек бетәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.

[4] «Ул көнне шулай булачак: Ягъкубның даны сүреләчәк, симез тәне арык булып калачак.

[5] Уракка төшкән чактагы кебек булачак: уракчы, кулына урак тотып, игеннәрне урып алачак, кешеләр Рефаим үзәнендәге кырларда ялгыз башакларны җыеп йөриячәк.

[6] Шулай, бик азлар гына котылып калачак. Бу – зәйтүн агачын селкеткәндәге кебектер: иң очта – ике-өч, җимешле ботакларда дүрт-биш данәсе генә калачак», – ди Исраилнең Раббы Алласы.

[7] Кеше ул көнне күз карашын үзен Бар итүчегә юнәлтәчәк, күзләрен Исраилнең изге Алласына төбәячәк.

[8] Кеше үз куллары белән ясаган мәзбәхләргә, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләренә инде карамаячак.

[9] Ул көнне Исраилнең ныгытылган калалары, исраилиләрдән качучылар калдырып киткән шәһәрләр кебек, бушап калачак – анда агач вә куаклар гына үсәчәк. Бар җир вәйранлыкта ятачак.

[10] Хак дөрестер: син, Исраил, коткаручы Аллаңны оныттың, сине сыендыручы Кыяташыңны искә алмадың; шуңа күрә гүзәл үсемлекләр утыртсаң да, чит үсентеләр үстерсәң дә,

[11] чәчкән көнне үк алар шытып чыкса да, утырткан иртәдә үк чәчәк атса да, газап чигү, сыкрану-сызлану көнендә уңышың юкка чыгачак.

[12] Әнә, күп халыкларның шаулашуы ишетелә – котырынган диңгез сыман шаулый алар! Бу – кавемнәр гөрелтесе; алар ташкын су кебек үкерә.

[13] Кавемнәр куәтле сулар кебек үкерә; ләкин Раббы аларга янаячак, һәм алар бик еракка качып китәчәк – таулар буйлап җил куган ашлык кибәге сыман, өермә күтәргән дүңгәләк сыман куылып йөртеләчәк.

[14] Кичен бу халыклар дәһшәт таратса, таң атканда инде юкка чыгачак. Безне талаучыларның язмышы, безне тунаучыларның өлеше әнә шундый.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters