Skip to content
Opens in a new window

[1] «Менә Мин яклый торган колым. Мин аны Үзем сайлап алдым; җанымның шатлыгыдыр ул. Мин аны Үз Рухым белән сугарырмын, һәм ул халыкларга гадел хөкем чыгарыр.

[2] Ул кычкырмас, тавышын күтәрмәс, урамнарда аның тавышы ишетелмәс;

[3] ул хәтта чатнаган камышны да сындырмас, пыскып торган филтәне дә сүндермәс. Хакыйкатькә туры китереп, гадел хөкем уздырыр ул.

[4] Җирдә гадел хөкем уздырмый торып, ул сүнмәс тә, сынмас та. Яр буйлары аның нәсыйхәтен көтә».

[5] Күкләрне бар иткән һәм түшәгән, җирне вә җир тудырган нәрсәләрне булдырган, анда яшәгән кешеләргә сулыш өргән, җирдә йөргәннәргә тормыш биргән Раббы Алла болай ди:

[6] «Мин, Раббы, сине Үземнең гадел ниятем буенча чакырдым, Мин сине кулыңнан тотып торам һәм саклыйм. Сукырларның күзләрен ачар, тоткыннарны төрмәдән азат итәр һәм зиндан караңгылыгында утыручыларны яктыга чыгарыр өчен, Мин сине халыкка – Килешүемнең билгесе, кавемнәргә яктылык нуры итәрмен.

[8] Мин – Раббы, бу – Минем исемем! Үз данымны Мин бүтән берәүгә, Миңа тиешле мактауны пот-сыннарга бирмәячәкмен.

[9] Менә, алдан әйтелгәннәр тормышка ашты, хәзер исә Мин сезгә яңа нәрсә игълан кылам, әле гамәлгә ашмаганны алдан хәбәр итәм».

[10] Әй сез, диңгезчеләр һәм диңгездәге бар нәрсә, әй сез, яр буендагы җирләр һәм анда яшәгән һәркем, Раббыга яңа җыр җырлагыз, җирнең һәр читеннән Аңа мактау яудырыгыз!

[11] Чүл һәм андагы калалар, Кыдар авыллары да бар тавышына кычкырсын, Селада яшәүчеләр шатланып җырласын, тау башларыннан аваз салсын,

[12] Раббыга дан яудырсын, Аны яр буендагы җирләрдә мактасын!

[13] Раббы әзмәвер баһадирдай чыгачак, сугышчы сыман Үзенең ярсуын уятачак, гайрәтле оран салып, дошманнарына көч-куәтен күрсәтәчәк.

[14] «Озак дәшми тордым Мин, түздем, Үземне тыеп килдем; хәзер инде бала табучы хатын кебек кычкырамын, тыным кысылып һава йотамын, – ди Раббы. –

[15] Тауларны вә калкулыкларны корытып бетерәчәкмен – андагы бөтен үлән шиңәчәк; елгаларны утрауларга әйләндерәчәкмен, күлләрне корытачакмын.

[16] Сукырларны үзләре белмәгән юлдан алып барачакмын, билгесез сукмаклардан йөртәчәкмен; алар алдындагы караңгылыкны – яктылык, сикәлтәле җирне тигез итәчәкмен. Менә нәрсәләр кылачакмын Мин, әйткәнемне эшләми калмаячакмын.

[17] Ләкин потларга ышанып торган, коеп ясалган сыннарга: „Сез – безнең илаһларыбыз“, – дип әйтүчеләр хур булып качачак».

[18] Раббы болай дип әйтә: «Әй чукраклар, тыңлагыз! Карагыз, сукырлар, күрегез!

[19] Минем колым кебек кем шулай сукыр?! Мин җибәргән хәбәрчем кебек кем шулай чукрак?! Мин чакыртып алган Раббы колы сыман кем шулай сукыр?!

[20] Син күп нәрсәләр күрдең, ләкин игътибар итмәдең, колакларың ачык булды, тик ишетмәдең».

[21] Үзенең хаклыгын күрсәтер өчен, Раббы Үз канунын бөек вә данлы итәргә теләде.

[22] Ләкин бу халык бөлгенлеккә төшерелгән һәм таланган; алар һәммәсе чокырларга ташланган, зинданнарга ябылган; алар дошман табышына әйләнгән – коткаручылары юк, әсир ителгән – «Кире бир!» дип, яклаучылары юк.

[23] Сезнең кайсыгыз моңа колак салыр, моннан ары кайсыгыз игътибар белән тыңлап торыр икән?

[24] Ягъкубны – талаучыларга, Исраилне юлбасарларга кем тапшырды? – Раббы Үзе түгелме?! Чөнки без Аңа каршы гөнаһ кылдык; Исраил халкы Аның юлыннан барырга теләмәде, Канунын санламады,

[25] шуның өчен Ул аларга Үзенең дөрләп янган ярсуын яудырды – рәхимсез сугыш ачты; ялкын аларны бөтен яктан чорнап-өтеп алса да, алар аңламадылар һәм йөрәкләре белән төшенмәделәр.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters