Skip to content
Opens in a new window

[1] Эфраим сәрхушләре горурланган таҗга, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, инде шиңә барган чәчәккә, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, халкы шәраб эчүгә сабышкан калага – кайгы!

[2] Менә, Хуҗа-Хакимнең көчле бер баһадиры бар: бозлы яңгыр, һәлакәтле давыл кебек, ярыннан ташыган ярсулы сулар кебек ул. Эфраим сәрхушләре горурланган таҗны ул үз кулы белән җиргә орып салачак, аяклары белән таптаячак.

[4] Вакытыннан алда өлгергән инҗир җимешен беренче күргән кеше өзеп капкан кебек, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, шиңә барган чәчәк белән дә нәкъ шулай булачак.

[5] Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы Үзенең исән калган халкы өчен гүзәл таҗ, дан такыясы булачак.

[6] Хөкем чыгаручыга Ул гадел хөкем рухы иңдерәчәк, дошманны капкадан кире боручы сугышчыга батырлык чыганагы булачак.

[7] Руханилар вә пәйгамбәрләр шәрабтан исереп алпан-тилпән йөриләр, исерткеч эчемлектән чайкалышып, шәрабтан акылларын җуйганнар; аларның гаиптән алынган хәбәрләре ялгыш, кабул иткән карарлары дөрес түгел.

[8] Табын өстәлләре косык белән тулган – бер чиста җир юк.

[9] Раббы пәйгамбәре турында алар болай диләр: «Кемгә нәрсә аңлатырга тели ул? Кемгә сабак өйрәтә? – Әле генә күкрәк сөте имгән, яңа гына күкрәктән аерылган имчәк баласынамы?!

[10] Әйе, сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз».

[11] Шуңа күрә Раббы алар белән чит халык телендә аңлаешсыз сүзләр белән сөйләшәчәк.

[12] Ул аларга: «Менә сезгә тынычлап ял итәр урын, арыганнар хәл алсын», – дип әйткән иде, тик алар тыңларга теләмәде.

[13] Хәзер инде Раббы сүзе аларга мондый булачак: «Сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз». Шуннан алар атлап барган уңайга артка егылып җәрәхәтләнәчәк, ятьмәгә эләгеп, тозакка төшәчәк.

[14] Шуңа күрә, әй сез, мәсхәрәләп көлүчеләр, Иерусалимдә бу халык өстеннән хакимлек итүчеләр, Раббы сүзен тыңлагыз!

[15] Сез болай дисез: «Без үлем белән килешү төзедек, үлеләр дөньясы белән сүз беркеттек, һәлакәтле ташкын безгә тими үтәчәк, чөнки без ялганны – сыену урыны, алдауны яшеренү урыны иттек».

[16] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы сезгә болай ди: «Менә, Мин Сионга сыналган, бәһасез почмак ташы, нык нигез ташы куям, аңа ышанган кеше икеләнеп калмаячак.

[17] Гаделлекне Мин – үлчәү бавы, ә дөреслекне кургаш асма итеп куям. Ялганны – сыену урыныгызны – боз сугачак, яшеренү урыныгызны су юып алып китәчәк.

[18] Үлем белән төзегән килешүегез бетереләчәк, үлеләр дөньясы белән беркеткән сүзегез җимереләчәк. Һәлакәтле ташкын сезне юып алып китәчәк:

[19] һәр иртәне, көндезен һәм төнлә ябырылган саен, ул сезне үзе белән агызып алып китәчәк». Бу хәбәрне аңлагач, сезнең котыгыз алыныр.

[20] Сузылып ятар өчен урын-җирегез кыска, төренеп ятар өчен юрганыгыз бик тар булыр.

[21] Раббы, Перасим тавында күтәрелеп торган кебек, урыныннан калкыр, Гибгон үзәнендәге кебек ачуы чыгар Аның: Ул Үзенең гадәти булмаган эшен башкарыр, гаҗәеп гамәлен тормышка ашырыр.

[22] Шулай булгач, мыскыллап көлүдән туктагыз, юкса зынҗырларыгыз тагын да авырая төшәр. Чөнки Хакимнән – Күкләр Хуҗасы Раббыдан – мин бөтен илгә янаган һәлакәт турында белдем.

[23] Игътибар белән сүзләремне тыңлагыз, сөйләгәннәремә дикъкать белән колак салыгыз!

[24] Чәчү вакыты җиткәч, игенче үзенең җирен сөрә, тырмалый, йомшарта гынамы?!

[25] Юк, җирне тигезләгәч, ул анда укроп, әнеч, рәт-рәт итеп бодай, арпа чәчә, кыр читенә борай чәчә.

[26] Бу һөнәргә аны Алласы өйрәтә, тәртибен Үзе күрсәтеп тора.

[27] Укропны – тешле чабагач, әнечне арба белән суктырмыйлар; укропны – таяк, әнечне күсәк белән сугалар.

[28] Ашлыкны сукканда, аның өстеннән ат-арбаны озак йөртмиләр, югыйсә ашлык бөртеге сытыла.

[29] Болар һәммәсе дә Күкләр Хуҗасы Раббыдан килә: Аның киңәшләре искиткеч, зирәклеге бөек!

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters