[1] И-и Ариил, Ариил, и-и Давыт яшәгән кала, кайгы сиңа! Әйдә, елдан-елга бәйрәмнәрегезне үткәрә бирегез,
[2] тик Мин Ариилне кысрыклаячакмын: анда кайгы һәм егълау хөкем сөрәчәк, Минем алда ул мәзбәх учагы кебек булачак.
[3] Мин сиңа каршы гаскәр туплаячакмын, күзәтү манаралары белән урап, кормап-чолгап алачакмын.
[4] Син, җиргә авып, шуннан дәшәчәксең: авазың тузан эченнән киләчәк, тавышың җир астыннан ишетелгән өрәк тавышы кебек булачак, сүзләреңне тузан эченнән пышылдаячаксың.
[5] Ләкин синең күп санлы дошманнарың вак тузан бөртеге кебек, рәхимсезләр урдасы җилгә очкан кибәк кебек булачак. Кинәт кенә, күз ачып йомган арада,
[6] Күкләр Хуҗасы Раббы сиңа күк күкрәү вә җир тетрәү, дөбердәү-гөрелдәү, давыл вә өермә, ялмап ала торган ут ялкыны белән киләчәк.
[7] Ариилгә каршы сугышучы, аңа һәм аның ныгытмасына һөҗүм итүче, аны кысрыклаучы халыклар өере төш кебек кенә булып калачак.
[8] Ач кеше, төшендә үзенең ашаганын күреп тә, ачыгып уянса, сусаган кеше, төшендә су эчкәнен күреп тә, тамагы кибеп уянса, Сион тавына каршы сугышкан барлык халыклар өере белән дә шундый хәл булачак.
[9] Гаҗәпләнегез, шаккатыгыз, күзегезне сукырайтыгыз һәм сукыр килеш калыгыз, шәрабсыз дә исерегез, исерткеч эчемлексез дә чайкалыгыз.
[10] Раббы сезне тирән йокыга талдырды; пәйгамбәрләр – халыкның күзләредер, әмма Ул аларны йомдырды, гаиптән хәбәр бирүчеләр – халыкның башыдыр, әмма Ул әлеге башны томалады.
[11] Менә, шушы вәхи сезнең өчен мөһерләнгән төргәктәге сүз кебек: әгәр аны хәреф таныган кешегә биреп: «Укы!» – дисәләр, әлеге адәм: «Укый алмыйм, чөнки ул мөһерләнгән», – дип җавап бирер.
[12] Әгәр язманы хәреф танымаган кешегә биреп: «Укы!» – дисәләр, әлеге адәм: «Укый белмим», – дип җавап бирер.
[13] Хуҗа-Хаким болай ди: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәтли, Минем яныма килүе сүздә генә, аның йөрәге Миннән ерак; бу халыкның Миңа табынуы кешеләр арасында кабул ителгән кагыйдәдән генә килә.
[14] Шуңа күрә бу халыкка янә Мин гадәти булмаган шаккатыргыч эшләр эшлим: аның зирәкләренең зирәклеге бетәчәк, акыллыларының акылы юкка чыгачак.
[15] Ниятләрен, Раббыга күрсәтмәс өчен, тирәнгә яшергән, кыңгыр эшләрен караңгыда эшләп: „Кем күрсен, кем танысын безне?!“ – дип уйлаган бәндәләргә – кайгы!
[16] Сезнең фикер йөртүегез бозык! Чүлмәкчене балчык белән чагыштырып буламы?! Үзен ясаган затка берәр әйбер: „Ул мине ясамады“, – дип әйтә аламы?! Яисә үзен ясаган чүлмәкче турында балчык савыт: „Ул берни дә аңламый“, – дип әйтә аламы?!»
[17] Бик тиздән Ливан – мул уңышлы бакчага, ә бакча булган җирләр урманга әйләнмәс микән?!
[18] Ул көнне чукраклар язмадан укылган сүзләрне ишетер, караңгылык дөньясында яшәгән сукырларның күзләре күрер!
[19] Бичара мазлумнар Раббыдан яңа сөенечләр алыр, фәкыйрь-юксыллар Исраилнең изге Алласын телгә алып тантана итәр.
[20] Чөнки залимнәр юкка чыгар, мәсхәрәләп көлүчеләр гаип булыр, күңелләре белән явызлыкка береккәннәр кырылып бетәр.
[21] Андыйлар кешеләргә яла ягалар, хөкемчеләргә шәһәр капкасы төбендә тозак коралар, ялган сөйләп, хаклы кешене гадел хөкемнән мәхрүм итәләр.
[22] Шуңа күрә Ибраһимны йолып алган Раббы Ягъкубның йорты турында болай ди: «Ягъкуб нәселе бүтән оятка калмаячак, хурлыктан агарынмаячак!
[23] Үз янында балаларын – кулларымның иҗат җимешен күргәч, алар Минем исемне мөкатдәс дип хөрмәтләячәк, Ягъкубның изге Алласын изге дип таныячак, Исраил Алласы алдында дер калтырап торачак.
[24] Туры юлдан язганнарга шул чагында акыл керәчәк, сукранучыларга үгет-нәсыйхәт биреләчәк».