[1] Ул көнне җиде хатын бер иргә барып ябышып: «Үз икмәгебезне ашар идек, үз киемебездән йөрер идек, тик ирсез калу хурлыгын юып төшер бездән, синең исемеңне йөртик», – диячәк.
[2] Раббы үстергән үсенте ул көнне матур вә шөһрәтле булачак, җирнең җимеше исән калган исраилиләргә горурлык вә гүзәллек китерәчәк.
[3] Сионда, Иерусалимдә исән калганнар, шунда яшәр өчен теркәлгәннәр изге дип аталачак.
[4] Хуҗа-Хаким, хөкемен чыгарып, Үзенең утлы сулышы белән Сионны әшәкелектән арындырачак, Иерусалимдә түгелгән канны юып төшерәчәк.
[5] Аннан соң Раббы Сион тавы һәм җыен уздырган урыннар өстендә көндезен – болыт, төнлә исә төтенләп-янып торган ут булдырачак: Раббының шөһрәте бар нәрсәне япма кебек каплап алачак.
[6] Ул япма көндезге челләдә күләгә бирәчәк, давыл вә яңгырдан саклап торачак.