[1] Диңгез буендагы чүл турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Нәгебтә дулаган өермә сыман, чүлдән, куркыныч илдән килә ул.
[2] Миңа куркыныч бер вәхи килеп иреште: «Хыянәтче сата, талаучы талый. Элам, һөҗүмгә бар! Мадай, камап ал! Бабил китергән барлык аһ-зарга Мин чик куячакмын!»
[3] Боларны күреп, тәнемне авырту биләп алды, бала табучы хатындай газап кичердем. Ишеткән бар нәрсәм мине куркуга салды, күргән бар нәрсәм котымны алды.
[4] Йөрәгем калтырады, бөтен тәнем дер-дер килде; элек мин көтеп алган эңгер-меңгер вакыт минем өчен коточкыч бер нәрсәгә әйләнде.
[5] Табыннар корылган, келәмнәр җәелгән: аш мәҗлесе бара… Торыгыз, гаскәрбашлары, калканнарыгызны майлагыз!
[6] Чөнки Хуҗа-Хаким миңа болай диде: «Бар, күзәтче куй, күргәннәрен әйтә барсын.
[7] Пар ат җигелгән арбаларны, ишәкләргә һәм дөяләргә атланган җайдакларны күргәч, игътибарлы булсын ул, тырышып күзәтсен!»
[8] Шунда күзәтче кычкырды: «Хакимем, күзәтү манарасында мин көнозын торам, төннәрен дә урынымнан китмим.
[9] Менә күрәмен: пар ат җигелгән арбаларда ирләр килә!» Шуннан соң күзәтче: «Төшерелде, бәреп төшерелде Бабил! Илаһларының барлык сыннары җимерелде, алар җирдә аунап ята!» – диде.
[10] Әй ындырда суктырылган халкым минем! Күкләр Хуҗасы Раббыдан, Исраил Алласыннан нәрсә ишетсәм, сезгә шуны җиткердем.
[11] Думаһ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Миңа Сәгыйрьдән: «Әй сакчы, төн әле күпмегәчә сузылачак? Күпмегә сузылачак ул, әй сакчы?» – дип кычкыралар.
[12] Сакчының җавабы шундыйдыр: «Таң атып килә, ләкин әле төн дәвам итә. Әгәр инде күбрәк беләсегез килсә, кабат килеп сорагыз».
[13] Гарәпләр җире турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Әй деданиләр кәрваны, гарәпләр җирендәге әрәмәләрдә төн кунарсың!
[14] Тейма җирендә яшәүчеләр, шул сусаганнарга су алып килегез, шул качакларга икмәк китерегез!
[15] Чөнки алар кылычтан качалар, кынысыннан чыккан кылычтан, киерелгән җәядән, дәһшәтле сугыштан кача алар.
[16] Хуҗа-Хаким миңа болай диде: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә, Кыдарның барлык шөһрәте юкка чыгачак.
[17] Укчылардан, Кыдар сугышчыларыннан, бик азы гына исән калачак. Исраилнең Раббы Алласы әнә шулай дип әйтте.