[1] Урыныңнан төш, гыйффәтле Бабил-кыз, тузанга утыр! Тәхетең юк инде, җиргә утыр, килданиләр кызы! Моннан ары сине назлы вә нәфис дип әйтмәсләр.
[2] Тегермән ташы алып он тарт; бөркәнчегеңне сал, итәкләреңне җыеп, аякларыңны шәрәләндер дә елгаларны кичеп чык.
[3] Тәнең ачылыр синең, хәтта оят җирең дә күренеп торыр. Үчемне алырмын, беркем Миңа комачауламас!»
[4] Безнең Коткаручыбыз – Исраилнең изге Алласы! Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
[5] Раббы болай ди: «Дәшми генә утыр да караңгыга кереп югал, килданиләр кызы! Чөнки сине инде патшалыклар хуҗабикәсе дип йөртмәячәкләр.
[6] Үз халкыма ачуым чыгып, Мин аны – милкемне – мәсхәрәгә дучар иттем, синең кулга тапшырдым, Бабил, ә син аларга рәхим-шәфкать күрсәтмәдең, хәтта карт-корылар җилкәсенә чиктән тыш авыр йөк салдың.
[7] Син: „Мәңге хуҗабикә булачакмын!“ – дидең, моның нәрсә белән бетәсен уйламадың да, фикер дә йөртеп карамадың.
[8] Ә хәзер, байлык-ләззәт сөюче, иминлектә яшәүче кыз, эчеңнән: „Мин генә! Миннән башка беркем юк! Мин тол хатын булып калмаячакмын, балаларымны беркайчан да югалтмаячакмын!“ – дип уйлаучы кыз, әйткәннәремне тыңла!
[9] Кинәт кенә, бер көн эчендә бу ике бәла – баласыз вә тол калу – өстеңә берьюлы киләчәк, бар көченә сиңа ябырылачак, гәрчә сихерле эшләрең күп, тылсымың куәтле булса да.
[10] Эшләреңне син явызлыгыңа таянып эшләдең, „Мине беркем күрми“, – дидең. Акылың вә белемең юлдан яздырды сине. Эчеңнән: „Мин генә! Миннән башка беркем юк!“ – дип уйладың.
[11] Өстеңә бәла киләчәк синең – сихер белән котыла алмассың, афәт ябырылачак – син аңардан качалмассың; кинәттән, көтелмәгән һәлакәт килер сиңа.
[12] Әйдә, яшь чагыңнан ук шөгыльләнгән сихер эшләреңне дәвам ит, күп төрле әфсен-төфсеннәреңне ташлама: бәлки, берәр нәрсәгә ирешерсең дә, кемне дә булса куркыта алырсың.
[13] Сиңа бирелгән киңәшләрдән арып беттең инде. Әйдә, күк күзәтүчеләр вә йолдызчыларың – һәр яңа ай башында гаиптән хәбәр бирүчеләрең, килеп, сине коткарып карасыннар.
[14] Әнә, алар салам кебек: ут аларны яндырып бетерә – алар үзләрен дә коткара алмый. Җылынырлык күмер түгел бу, каршында утырырлык ут түгел.
[15] Синең белән бергә эшләгән, яшь чагыңнан ук сәүдә итешкән кешеләр әнә шундый булып чыкты: аларның һәммәсе үз юлы белән китеп барды, сине коткарырдай беркем калмады».