[1] Элекке заманда Зәбулун вә Нәптали җирләре кимсетелгән иде, ләкин киләчәктә бу яклар – диңгез юлы, Үрдүн аръягы һәм мәҗүсиләр Гәлиләясе данлы булачак.
[2] Караңгылыкта йөргән халык көчле яктылык күрде – зольмәт илендә яшәгәннәргә нур балкыды.
[3] Бу халыкны Син ишәйттең, аларның шатлыгын арттырдың. Синең алда алар күңел ачалар – уңыш җыялар яисә ганимәт бүлешәләр диярсең.
[4] Чөнки Син аларның муенындагы камытны – җилкәләрен басып торган йөкне һәм җәберләүченең таягын – Мидьян халкын җиңгән кебек сындырып ташладың.
[5] Дошманнарының яу кырын таптаган итекләре вә канга буялган өс киемнәре утка азык булачак.
[6] Менә, безнең өчен бер сабый бала туды: угыл бүләк ителде безгә; аның иңендә хакимлек булачак, һәм аңа Гаҗәеп Киңәшче, Кодрәтле Аллаһы, Мәңгелек Ата, Иминлек Хакиме дигән исем биреләчәк.
[7] Аның какшамас хакимлеге ныгый барачак, һәм гомер-гомергә илдә иминлек хөкем сөрәчәк: гаделлек вә дөреслеккә нигезләнгән Давыт тәхетен ул нык итәчәк, Давыт патшалыгын мәңгегә куәтле кылачак. Күкләр Хуҗасы Раббы моны Үз халкына булган көчле мәхәббәте хакына эшләячәк.
[8] Ягъкубка каршы Хуҗа-Хаким сүз күндерде, ул сүз Исраил өстенә төшәчәк,
[9] һәм бар халык – Эфраим вә Самарея кешеләре – бу хакта хәбәрдар булачак. Алар тәкәбберләнеп, һаваланып:
[10] «Кирпеч диварлар җимерелеп төшкән икән, шомартылган таштан салырбыз; сикомор агачлары киселгән икән, алар урынына эрбет утыртырбыз», – диләр.
[11] Әмма Раббы бу халыкка каршы Рәсиннең дошманнарын күтәрер, аларны яу чыгарга котыртыр:
[12] көнчыгыштан арамиләрне, көнбатыштан пелештиләрне җибәрер, алар авыз тутырып Исраилне ашарлар. Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
[13] Бу халык үзенә суккан Раббыга кайтмады, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзләмәде.
[14] Шуның өчен Раббы бер көн эчендә Исраилнең башын вә койрыгын, хөрмә ботагын вә камышын кисеп алачак.
[15] Баш дигәне – илнең өлкәннәре вә аксөякләре ул, койрык исә – ялганга өйрәтүче пәйгамбәрләредер.
[16] Юлбашчылары халыкны юлдан яздырды, һәм алар артыннан барганнар югалып калды.
[17] Алар барысы да денсезләр, явызлык кылучылар, телләре ахмак сүзләр сөйли, шуңа күрә Хуҗа-Хаким халыкның яшь егетләрен хуп күрмәячәк, аның ятимнәрен вә толларын кызганмаячак. Әмма шуннан соң да Аның ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
[18] Явызлык, төтен баганалары үрләтеп, чәнечкеле үләнне, куакларны, урман ешлыкларын яндыра торган ут кебек дөрли.
[19] Күкләр Хуҗасы Раббының ярсуы ил-җирне көйдерә: халык утка азык була, туган туганны кызганмый.
[20] Уң яктан ашап баралар, ләкин ач калалар, сул яктан ашап киләләр, әмма тамаклары туймый. Һәркем үз баласын ашый:
[21] Менашше – Эфраимне, Эфраим Менашшены ашый, икесе бергә алар Яһүдәгә каршы күтәрелә. Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.