[1] Раббы миңа әйтте: – Язар өчен зур такта ал да шунда ачык итеп «Маһер-Шалал-Хаш-Баз» дип язып куй.
[2] Шаһит итеп рухани Урияне вә Әбәрәхия углы Зәкәрияне чакыр.
[3] Шулай, мин үземнең пәйгамбәр хатыным белән якынлык кылдым, һәм ул, авырга калып, миңа угыл табып бирде. Раббы миңа әйтте: – Аңа Маһер-Шалал-Хаш-Баз дип исем куш,
[4] чөнки бала «әткәй», «әнкәй» дип әйтергә өйрәнгәнче, Ашшур патшасы Дәмәшкънең байлыгын вә Самареядә таланган малны үзе белән алып китәчәк.
[5] Раббы миңа тагын әйтте:
[6] «Бу халык тын гына агып яткан Шилуах суларын санга сукмаган һәм Рәсин белән Ремалия углына сокланган өчен,
[7] Хуҗа-Хаким аңа каршы Фырат елгасының көчле-мул ташкынын – Ашшур патшасын – бөтен көч-гайрәте белән юнәлтәчәк. Шушы „елга“, үзенең бөтен тармакларын тутырып, ярларыннан ташып чыгачак;
[8] Яһүдә җиренә җәелеп, сулар муенга җитәчәк. Ашшур патшасының җәелгән канатлары җиреңне иңләп-каплап алачак, и Иммануил!»
[9] Тупланыгыз, әй халыклар, куркудан дер калтырагыз! Тыңлагыз, барлык ерак җирләр! Сугышка әзерләнегез, куркудан дер калтырагыз! Сугышка әзерләнегез, куркудан дер калтырагыз!
[10] Киңәшләшегез, тик сезнең ниятләрегез җимереләчәк, сүз берләшегез, тик бу файда китермәячәк. Чөнки Аллаһы безнең белән!
[11] Үзенең нык кулы белән мине тотып һәм бу халыкның юлыннан йөрмәскә кисәтеп, Раббы миңа болай диде:
[12] «Бу халык яшерен эш дип атаганны яшерен дип санамагыз, ул курыккан нәрсәдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын.
[13] Күкләр Хуҗасы Раббыны изге дип ихтирам итегез, Аңардан гына куркыгыз, Аңардан гына котыгыз алынсын!
[14] Ул изгедер, әмма Исраилнең ике патшалыгын да абындыра торган таш, сөрлектерә торган кыя, Иерусалим кешеләре өчен капкын вә тозак булачак.
[15] Халыкның күбесе абыначак, егылып яраланачак, тозакка эләгеп тотылачак.
[16] Шушы сүзләр язылган таныклыкны бәйләп куй, шәкертләрем алдында нәсыйхәтемә мөһер сук».
[17] Ягъкуб нәселеннән йөзен яшергән Раббыга өметләнәм һәм ышанам мин!
[18] Менә мин һәм миңа Раббы биргән балалар; без – Сион тавында яшәүче Күкләр Хуҗасы Раббыдан Исраилгә җибәрелгән билге-галәмәттер.
[19] Сезгә: «Әрвахларның рухын чакыручылардан, пышылдаучы һәм әфсенләүче күрәзәчеләрдән сорагыз», – дип әйткәндә: «Халык үзенең Алласыннан сорарга тиеш түгелме соң?! Тереләр турында үлеләрдән сорыйлармыни?!» – дип җавап бирегез.
[20] Аллаһы канунына вә күрсәтмәләренә мөрәҗәгать итегез. Шулар буенча сөйләмәгән кешеләр өчен таң атмас.
[21] Алар төшенкелеккә бирелеп, ач килеш ил буйлап каңгырып йөрерләр; ачлыктан тәмам интеккәннән соң, ярсып, үзләренең патшасына һәм Алласына каргыш яудырырлар. Күзләрен күккә төбәсәләр дә,
[22] җиргә карасалар да, бар җирдә шул бер үк нәрсә – кайгы-хәсрәт, күңелне изә торган караңгылык күрерләр; аларны әнә шунда ташларлар. Әмма изелгәннәр өчен караңгылык булмаячак!