[1] Ул көнне Яһүдә җирендә мондый җыр җырланачак: «Безнең калабыз көчле! Раббы – безнең Коткаручыбыз, дивар-ныгытмабыз кебек Ул.
[2] Ачыгыз капкаларны! Тугры вә тәкъва халык керсен бирегә!
[3] Син, Раббы, рухы нык булганнарны иминлектә саклыйсың, чөнки алар Сиңа ышаналар.
[4] Раббыга гомер-гомергә ышанып яшәгез, чөнки Раббы – мәңгелек Кыяташыбыз!
[5] Шулай, биектә яшәгәннәрне Ул егып салыр, югары күтәрелгән каланы түбән төшерер, тузанга батырыр.
[6] Шул урын мазлумнарның аяклары, юксыл-мескеннәрнең табан астында калыр».
[7] Тәкъваларның юлы туры, аларның юлларын Син, Раббы, тигез кыласың.
[8] Карарларың кушкан юлдан йөргәндә, өметебезне Сиңа баглыйбыз; бар теләк-эстәгәнем – исемеңне зекер кылудыр.
[9] Төнлә минем җаным Сиңа сусый, рухым ихластан Сине эзли, чөнки җирдә Синең хөкем-карарларың үтәлгәндә, дөньяда яшәүчеләр хаклык-дөреслекнең ни икәнен белерләр.
[10] Явыз кешеләргә миһербанлык күрсәтелсә дә, алар хаклык-дөреслекнең ни икәнен белә алмаслар, гаделлек хөкем сөргән җирдә явызлык кылуларын дәвам итәрләр, Раббының мәһабәтлелегенә сокланып карамаслар.
[11] И Раббы, Синең кулың сугарга дип югары күтәрелгән, ләкин явызлар моны күрми. Халкың өчен ашкынып-атлыгып торуыңны күреп, алар хурлыкка калсын, дошманнарыңа әзерләнгән ут-ялкының аларны ялмап алсын.
[12] И Раббы, Син безне имин кыласың; әйе, безнең казанышлар – һәммәсе Синең эшеңдер.
[13] И Раббы Аллабыз, безнең өстән бүтән хуҗалар хакимлек итте, ләкин без фәкать Синең исемне яд итәбез.
[14] Алар үлде, инде терелмәс, үлеләрнең рухы аякка басмас, чөнки Син аларны җәзалап юк иттең, алар турындагы хатирәне юкка чыгардың.
[15] Син, Раббы, Үз халкыңны ишәйттең, аны ишәйтеп Үзеңә дан казандың; Син илнең барлык чикләрен киңәйттең.
[16] И Раббы, бәла килгәндә, халкың Сине эзләде, җәзаңны җибәргәндә, хәсрәтләнеп, үзенең догаларын пышылдады.
[17] Тулгак тоткан хатын ничек газапланса һәм кычкырса, Синең хозурыңда без дә шундый булдык, Раббы.
[18] Без авырлы идек, газапландык, ләкин без тудырган нәрсә җил генә булып чыкты. Без җиргә котылу алып килә алмадык, дөньяда яшәр өчен, һичкемне тудырмадык.
[19] Әмма Синең мәрхүмнәреңә җан керәчәк, минем халкымнан үлеләр аякка торып басачак! Җир куенына кергәннәр, уяныгыз, сөенечләр эчендә тантана итегез! Чөнки Синең чык тамчысы – яктылык бирүче чык ул: үлеләрне җир яңадан дөньяга тудырачак.
[20] Бар, халкым, бүлмәләргә кереп яшерен, үз артыңнан ишекләрне биклә, Раббының ачу-ярсуы үткәнче, беразга яшеренеп тор.
[21] Менә, кылган гөнаһлары өчен җирдә яшәүчеләргә җәза бирергә дип, Раббы Үзенең торагыннан чыга. Шул чагында җир үзенә сеңдергән каннарны күрсәтеп бирәчәк, җаннары кыелган кешеләрен бүтән яшермәячәк.