Skip to content
Opens in a new window

[1] Юксыл-мескенне гадел хөкемнән мәхрүм итү өчен, халкымның бичара мазлумнарын хокукларыннан яздыру өчен, тол хатыннарның мөлкәтенә кул сузар, ятимнәрне талар өчен гадел булмаган кануннар чыгарган, рәхимсез кагыйдәләр язган кешеләргә – кайгы!

[3] Җәза көнендә ерактан өстегезгә бәла килгәндә ни кылырсыз икән?! Ярдәм эзләп, кая качарсыз икән?! Байлыгыгызны кая яшерерсез икән?!

[4] Әсирләр арасында бөрешеп калырсыз яисә, үлеп, җиргә аварсыз сез! Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.

[5] Раббы болай дип әйтә: «Ашшур – Минем ачуымның таягыдыр! Ярсуымның күсәге аның кулында!

[6] Мин Ашшурны денсез халыкка, ачуымны чыгарган кавемгә каршы җибәрәм: таласын ул аны, байлыгын тартып алсын, үзен урам пычрагын таптагандай таптасын.

[7] Ашшурның уенда бары тик җимерү, күпләгән халыкларны юк итү генә. Әмма бу фикер аның үзеннән түгел, моны ул үзе уйлап чыгармаган.

[8] Ул: „Барлык түрәләрем дә патшалар түгелмени?!

[9] Кәлне каласы – Кәркәмеш кебек, Хамат – Арпад кебек, Самарея Дәмәшкъ кебек җиңелмәдеме?!

[10] Потлары Иерусалим вә Самареядәгедән күбрәк булган патшалыкларны мин үз кулыма эләктердем.

[11] Иерусалим вә аның потлары белән мин Самарея вә аның сыннары белән эшләгәнне эшләрмен!“ – ди».

[12] Сион тавында вә Иерусалимдә Үз эшен тәмамлагач, Хуҗа-Хаким болай диячәк: – Тәкәббер йөрәге вә һавалы карашы өчен Ашшур патшасын Мин җәзага тартырмын.

[13] Чөнки ул болай дип әйтә: «Үземнең көчле кулларым вә зирәк акылым белән эшләдем моны. Мин халыклар арасындагы чикләрне үзгәрттем, хәзинәләрен талап алдым, патшаларын тәхеттән үгез кебек сөзеп төшердем.

[14] Халыкларның байлыгын мин кош оясын туздырган кебек туздырдым; ояда ташлап калдырылган йомыркаларны җыйган кебек, бөтен җирләрне җыеп алдым; беркем канат очын да селкетмәде, томшыгын ачып чыркылдамады да».

[15] Балтачы алдында балта үзен өстен куярмы?! Пычкычы алдында пычкы мактанып торырмы?! Кеше кулындагы таяк кешенең үзен күтәреп болгармы?! Күсәк үзен күтәргән кешене күтәрерме?!

[16] Шулай итеп, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Ашшурның таза-нык кешеләренә интектергеч авыру җибәрәчәк, аның шөһрәтен учакта яндыргандай яндырачак.

[17] Исраилнең Нуры – ут, Исраилнең изге Алласы ялкын булачак. Бу ут-ялкын бер көн эчендә Ашшурның күгән куакларын вә чәнечкеле билчәннәрен яндырып-ашап бетерәчәк:

[18] данлыклы урманнарын вә уңдырышлы кырларын тулысынча юк итәчәк; һәм Ашшур тәмам зәгыйфьләнгән сырхау хәленә төшәчәк;

[19] урманнарында калган агачларны хәтта бала-чага да исәпли алачак.

[20] Ул көнне шулай булачак: Исраилнең – Ягъкуб токымының котылып калган кешеләре үзләрен тар-мар иткән халыкка түгел, бәлки чын күңелдән Раббыга, Исраилнең изге Алласына таяначаклар.

[21] Ягъкуб токымыннан исән калганнар кодрәтле Аллаһыга кире кайтачак.

[22] Әй Исраил, халкың диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча күп булса да, аның бик аз өлеше генә кире кайтачак. Һәлакәтең инде алдан билгеләп куелган, һәм бу гадел хөкем ташкын булып килә.

[23] Шулай, алдан билгеләнгән һәлакәтне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, бөтен җир йөзендә тормышка ашырачак.

[24] Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, болай ди: – Сион тавында яшәүче халкым Минем, Ашшурдан курыкма! Ул сине таяк белән кыйнаса да, электә сиңа каршы күсәк күтәргән Мисыр сыман булса да, курыкма аңардан!

[25] Тиздән, бик тиздән Минем сиңа булган ачуым басылыр, ярсуым исә Ашшурны юк итүгә юнәлер.

[26] Шул чагында Күкләр Хуҗасы Раббы, Ореб кыясы янында мидьяниләрне җиңгәндәге сыман, Ашшурга каршы камчысын күтәрер; Мисырдагы сыман, сулар өстенә таягын сузар.

[27] Ул көнне шулай булачак: Ашшурның йөге – синең җилкәдән, аның камыты муеныңнан алыначак; син ныгып киткәнгә күрә, ул камыт сыначак.

[28] Ашшур гаскәрләре Әйят каласына җитте, Мигронны үтте, Микмәстә үзенең олауларын туплады;

[29] шуннан тау үткелен узды, Гебада төн кунды. Рамаһ халкы дер калтырый, Шаул Гибгасында яшәүчеләр качып китте.

[30] Әй Гәллим, үкереп-үкереп ела! Ләйшә, тыңла моны! Син дә кушылып ела, Анатот!

[31] Мадмена халкы качып китте, Гебимдәгеләр яшеренер урын эзли.

[32] Дошман бүген үк Нобта торачак, йодрыгы белән Сион тавына, Иерусалим калкулыгына янаячак.

[33] Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, коточкыч бер көч белән агач ботакларын сындырачак; озын-озын агачлар киселәчәк, биек-биекләре җиргә авачак.

[34] Урман ешлыклары балта белән чабып аударылачак, Ливан Кодрәт Иясе кулыннан җиргә егып салыначак.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters