Skip to content
Opens in a new window

[1] Шундый вакыт киләчәк: патша – дөреслек белән, түрәләр гаделлек белән хакимлек итәчәк.

[2] Аларның һәрберсе – җилдән саклана, давылдан ышыклана торган урын, чүл-далада – су ташкыны, корыган-кипкән җирдә биек кыя күләгәсе кебек булачак.

[3] Шул чагында инде күрүчеләрнең күзләре томаланмас, колагы ишеткәннәр колак салып тыңлар;

[4] уйлап эш итмәүчеләр фикер йөртә башлар, сакауларның телләре җиңел һәм ачык итеп сөйләр;

[5] ахмак кешене инде – намуслы, ә адәм актыгын мөхтәрәм дип атамаслар.

[6] Ахмак кеше бит акылсыз сүз сөйли, аның йөрәге явызлыкны үз итә; имансыз гамәлләр кыла ул, Раббы хакында ялган тарата, ач кешене – ризыксыз, сусаган кешене сусыз калдыра.

[7] Адәм актыгының кылган гамәлләре явыз: ярлы-мазлумның дәгъвасы дөрес булса да, аны ялган сүзләр белән һәлак итәр өчен, төрле хәйләләр кора ул.

[8] Ә намуслы кеше хак эш турында уйлый һәм хак нәрсәне яклап нык тора.

[9] Әй сез, ваемсыз хатыннар! Торыгыз, сүземә колак салыгыз! Гамьсез кызлар! Мин әйткәннәрне тыңлагыз!

[10] Бер елдан артык вакыт үтәр, һәм сезнең куркудан котыгыз алыныр, гамьсезләр! Чөнки йөзем җыюлар булмаячак, җиләк-җимеш өлгерми калачак.

[11] Әй ваемсызлар! Куркудан котыгыз алынсын! Әй гамьсезләр! Дер калтырап торыгыз! Киемнәрегезне салып атып тупас тукымага төренегез!

[12] Гүзәл басу-кырларны, мул уңышлы йөзем бакчаларын, халкымның җирен кызганып, күкрәгегезне төегез: ул җирдә күгән куагы һәм чәнечкеле билчән генә үсәчәк. Бәхетле йортлар, шатлык ташып торган кала турында елагыз!

[14] Чөнки зиннәтле сарай – кешесез, шау-шулы кала ташландык хәлдә калачак; калкулык вә күзәтү манарасы мәңгелек бушлыкка әвереләчәк, анда – кыргый ишәкләрнең яраткан урыны, терлек өчен көтүлек булачак.

[15] Югарыдан безгә Рух иңгәнче, болар һәммәсе шулай булыр. Аннары чүл – мул уңышлы бакчага, ә бакча булган җирләр урманга әйләнер,

[16] чүлдә гаделлек хөкем сөрер, бакчада хаклык-дөреслек урнашыр;

[17] хаклык-дөреслек шул чагында иминлек, мәңгелек тынычлык вә хәвефсезлек китерер.

[18] Ул вакытта минем халкым имин йортларда, хәвефсез урыннарда, тыныч торакларда яшәр.

[19] Бозлы яңгыр урманны аударып, нигезенә кадәр кала җимерелсә дә,

[20] бәхет сезне ташламас: сез су булган җирләрдә иген чәчәрсез, үгез вә ишәкләрегезне утларга җибәрерсез.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters