[1] Раббы болай ди: «Минем хакта сорамаганнарга Мин күрендем, Мине эзләмәгәннәргә Мине табарга мөмкинлек бирдем. Исемем белән Миңа дәшмәгән кавемгә: „Монда Мин, монда!“ – дидем.
[2] Көне буе Мин Үземнең буйсынмас халкыма, үзләре сайлаган начар юлдан йөрүчеләргә кулларымны сузып тордым. Йөземә карап, Мине һәрчак мәсхәрә иткән, бакчаларда корбан китергән, кирпеч мәзбәхләрдә хуш исле сумала-майлар көйрәткән, каберләр арасында утырган, тау куышларында төн үткәргән, дуңгыз ите ашаган, нәҗес иттән шулпа пешергән, бер-берсенә: „Ераграк тор, килмә яныма, синең өчен мин артык пакьмен“, – дигән кешеләргә сузып тордым Мин кулларымны. Бу халык – Минем борынымны әчеттереп көнозын янып торган учак төтенедер.
[6] Минем күз алдымда менә нәрсә язылган: „Дәшми калмам, әҗерен кайтарырмын, – ди Раббы. – Алар үзләре һәм аталары кылган гаеп эшләр өчен тиешен түләрмен. Тауларда алар хуш исле сумала-майлар көйрәттеләр, калку җирләрдә Мине хурладылар, шуңа күрә кылган гамәлләренә карап әҗерен тулысынча бирермен“».
[8] Раббы болай ди: «Йөзем тәлгәшендә татлы суы калганда: „Харап итмә аны, ул әле файда китерер“, – диләр. Мин дә колларым хакына шулай эшләрмен: аларның барысын да харап итеп бетермәм.
[9] Ягъкуб токымыннан Мин яңа буыннар тудырырмын, Яһүдә нәселеннән тауларымның хуҗасын бар кылырмын. Минем сайлап алган халкым шушы тауларны биләр, колларым шунда гомер итәр.
[10] Мине эзләгән халкыма Шарон үзәне – сарыклар өчен көтүлек, Ахор үзәне үгезләр өчен ял итү урыны булыр.
[11] Ә сезне исә – Раббыны ташлаган, изге тавымны оныткан, Бәхет илаһы өчен табын әзерләгән, Язмыш илаһы өчен касәләргә шәраб тутырган кешеләрне –
[12] кылыч хөкеменә тапшырырмын: сезне суемга алып китәрләр, чөнки Мин чакырганда, сез җавап бирмәдегез, дәшкәндә тыңламадыгыз, Минем күз алдымда явыз гамәлләр кылдыгыз, Мин өнәмәгән юлны сайладыгыз».
[13] Шулай итеп, Хуҗа-Раббы болай ди: «Минем колларым ашар, ә сез ачлыктан интегерсез; Минем колларым сусынын басар, ә сез сусаудан газап чигәрсез;
[14] алар күңел ачар, ә сез хурлыкка төренерсез; алар шатлыктан җырлар, ә сез йөрәгегездәге хәсрәттән кычкырырсыз, рухыгыз сынып, үкереп еларсыз.
[15] Мин сайлап алган кешеләр исемегезне каһәр уку өчен кулланыр. Хуҗа-Раббы сезне үлемгә дучар итәр, ә Үзенең колларына бүтән исем бирер.
[16] Шулай булыр: илдә үзенә фатиха сораган һәркем тугры Аллаһыга мөрәҗәгать итеп фатиха алыр, ант иткәндә, тугры Аллаһы белән ант эчәр, чөнки элеккеге кайгылар онытылыр, Минем күз алдымнан юкка чыгар».
[17] Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин яңа күк белән яңа җир ясыйм. Элек булган хәлләр инде хәтердә калмас, уйга да кермәс.
[18] Минем эшемә карап, гомер бакый шатланыгыз вә сөенегез: Иерусалимне – сөенеч каласы, ә халкын шатлык чыганагы итеп бар кылам!
[19] Иерусалим өчен сөенермен, халкым өчен шатланырмын Мин. Анда елау да, үкерүләр дә бүтән ишетелмәс,
[20] яңа туган сабыйлар бүтән үлмәс, өлкән яшькә җитмичә, бер генә кеше дә дөнья куймас – йөз яшен тутырып үлгән кеше „яшьли киткән“, ә йөзгә җитмичә китеп барганы „каргалган“ дип исәпләнер.
[21] Халкым, йортлар төзеп, шунда яшәр, йөзем бакчалары утыртып, шуларның җимешен ашар.
[22] Алар төзегән йортларда бүтәннәр яшәмәс, алар утырткан йөзем агачының җимешен башкалар ашамас, чөнки халкымның гомере агач гомере кебек озын булыр, Мин сайлап алганнар үз хезмәтенең җимешеннән рәхәт күрер.
[23] Аларның хезмәтләре бушка китмәс, тудырган балалары бәла-каза күрмәс, чөнки алар үзләре дә, нәсел варислары да Раббы фатихасын алган халык булыр.
[24] Алар чакырганчы ук, Мин инде җавап бирермен, сөйли башлаганчы ук ишетермен.
[25] Бүре белән сарык бәрәне көтүлектә бергә йөрер, арыслан, үгез кебек үк, салам ашар, елан исә туфрак белән туеныр. Минем изге тауда зыян-зарар вә җимерүләр булмас», – ди Раббы.