Skip to content
Opens in a new window

[1] «Тыңлаусыз балаларыма – кайгы! – дип белдерә Раббы. – Минем ниятләрне түгел, ә бәлки үзләренекен тормышка ашыра алар. Минем рөхсәтемнән башка килешүләр төзи, шул рәвешле гөнаһ өстенә гөнаһ өсти.

[2] Минем белән киңәшмичә фиргавеннән яклау эзләргә, Мисыр күләгәсенә сыенырга Мисырга баралар.

[3] Ләкин фиргавеннең яклавы аларга – оят, Мисыр күләгәсенә сыену хурлык китерер.

[4] Гәрчә түрәләре инде Соганга, илчеләре Хәнескә барып җитсә дә,

[5] аларның һәммәсе файдасыз шул халык аркасында рисвай булачак – аңардан, оят белән хурлыктан башка, ни булышлык, ни ярдәм тимәячәк».

[6] Нәгеб хайваннары турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе: «Байлыкларын – ишәкләргә, хәзинәләрен дөя өркәчләренә төяп, Мисырга бүләккә алып баралар, бәла-каза вә куркыныч тулы, ана вә ата арысланнар, кара вә канатлы еланнар яши торган җирне кичәләр. Әмма Мисыр аларга булыша алмас,

[7] аның ярдәме заяга, файдасызга булыр. Шуңа күрә Мисырга Мин „Буйсындырылган Раһаб“ дигән исем бирдем».

[8] Раббы әйтте миңа: «Киләчәк көннәрдә мәңгелек шаһәдәтнамә булсын өчен, хәзер инде бар, халык өчен боларны таш тактага теркәп куй, төргәкле китапка яз».

[9] Алар – фетнәчел халык, ялганчы угыллар, Раббы канунын тыңларга теләмәүче угыллар.

[10] Гаиптән хәбәр бирүчеләргә алар: «Инде Аллаһыдан иңгән күренешләрне сөйләүдән туктагыз», пәйгамбәрләргә: «Безгә дөреслекне сөйләүче вәхиләр кирәкми, җаныбызга рәхәт сүзләр генә әйтегез, ялган вәхиләр генә җиткерегез, – диләр. –

[11] Барган юлыгыздан китегез, читкә тайпылыгыз, Исраилнең изге Алласы турында исебезгә төшермәгез», – диләр.

[12] Шуңа күрә Исраилнең изге Алласы болай ди: «Сез Минем сүзләрне кире кактыгыз, изү һәм ялганга өметләнеп, шуларга таяндыгыз.

[13] Шулай булгач, бу гөнаһ сезнең өчен биек дивардагы һаман киңәя барган ярык кебек булачак; кинәт кенә, бер мизгел эчендә ишелеп төшәчәк ул дивар.

[14] Чәлпәрәмә килеп уалган чүлмәк кыйпылчыгының берсе дә учактан – утлы күмер, буадан су чумырып алырга ярамаган кебек, ул дивар да шул хәлгә килеп җимереләчәк».

[15] Хуҗа-Раббы, Исраилнең изге Алласы болай дигән иде: «Кире кайтып тынычлыкта яшәсәгез, котылып калырсыз. Сезнең көчегез тыныч кына өметләнеп яшәүдә. Ләкин сез моны теләмәдегез.

[16] „Юк, атларга атланып качарбыз!“ – дидегез сез. Ярый соң, качарсыз да! „Җитез атларга атланып чабарбыз!“ – дидегез сез. Ярый, сезне эзәрлекләүчеләр дә бик җитез булачак!

[17] Бер кеше янаса, меңегез куркып качар, биш кеше янаса, барыгыз да чабарсыз. Ә исәннәр – тау башындагы колга, калкулыктагы байрак кебек ялгыз калыр».

[18] Хактыр, Раббы көтәр-көтәр дә сезне кызганыр, кузгалыр да рәхим-шәфкатен күрсәтер; чөнки Раббы – гаделлек Алласы, Аңа өметләнгән һәркем бәхетле!

[19] Сион тавында, Иерусалимдә яшәүче халык, сез бүтән еламассыз! Сезнең ярдәм сорап ялваруыгызны күреп, Ул миһербанлык кылыр, сезне ишетүгә җавабын бирер.

[20] Гәрчә Хуҗа-Хаким сезгә кайгы икмәге ашатса да, газап суы эчерсә дә, Ул, Остазыгыз, инде сездән яшеренмәс – Аны үз күзегез белән күрерсез.

[21] Уңга яки сулга тайпылсагыз, артыгыздан «Менә юл, шуннан барыгыз!» дигәнне үз колагыгыз белән ишетерсез.

[22] Шулвакыт көмеш йөгертелгән сыннарыгызны, алтын йөгертелгән потларыгызны мәсхәрә итәрсез, аларны нәҗес әйберләр кебек чыгарып ташлап: «Күз алдыннан югалыгыз!» – дип әйтерсез.

[23] Кырга чәчкән орлыгыгызга Раббы яңгырын яудырыр, җир китергән уңыш бик мул булыр. Шул чакта терлекләрегез иркен көтүлекләрдә утлап йөрер;

[24] басу-кырларны эшкәртүче үгез-ишәкләрегез көрәк вә сәнәк белән җилгәрелгән чиста азык ашар.

[25] Һәр биек тау башыннан, һәр калкулыктан чишмәләр, ташкын сулар агып торыр. Зур кырылыш вакытында, манаралар ауганда булыр бу хәл.

[26] Ай яктысы – кояшныкы кебек, ә кояш яктысы, җиде көн яктысыдай, җиде мәртәбә яктырак булыр. Раббы, Үз халкының ярасын бәйләп, Үзе ясаган җәрәхәтләрне дәвалаган көнне булыр бу хәл.

[27] Әнә, Раббы Үзе килә ерактан, ярсуыннан кайнап, куе төтен эчендә килә Ул, авызы ачу белән тулган, теле – өтеп ала торган ут кебектер.

[28] Аның сулышы – ярларыннан чыккан ташкын сымандыр, сулары муенга кадәр җитә. Халыкларны Ул һәлакәт иләгеннән или, авызларына юлдан яздыра торган йөгән кидерә.

[29] Ә сез изге бәйрәм төнендәге кебек җырлар җырларсыз; курайда уйнап, Раббы тавына, Исраилнең Кыясы янына килгән кешеләрнекедәй, йөрәгегез сөенеч белән тулыр.

[30] Шул чагында Раббы Үзенең мәһабәт авазын ишеттерер, каты ачуы вә дәһшәтле уты белән, давыллары, коеп яуган яңгыр-бозлары белән Үз кулының көчен күрсәтер.

[31] Раббы тавышыннан Ашшур куркып калыр. Раббы аны таяк белән, шөлдерле барабан вә гөслә авазларына кушылып, Үзенең җәза таягы белән кыйнар. Шулай, Ашшурга каршы Ул кулын күтәрер – сугыш алып барыр.

[33] Тофет инде әллә кайчан әзер – патша өчен әзерләнгән ул. Әлеге ут чокыры тирән вә киң, утыны күп. Ялкынланып янган күкерт ташкыны сыман, Раббының сулышы аны дөрләтеп җибәрер.

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters