[1] Раббы болай ди: «Мин куып чыгарган әнкәгезнең талак хаты бармы әллә?! Яисә Мин сезне берәрсенә әҗәтемне кайтарыр өчен сатып җибәрдемме?! Менә, гөнаһларыгыз өчен сатылдыгыз сез, сезнең җинаятьләр аркасында куылды әнкәгез.
[2] Мин килгәндә, ни өчен беркем юк иде, Мин чакырганда, нигә беркем җавап бирмәде? Сезне йолып алыр өчен, Минем кулым кыскардымы, коткарыр өчен, көчем-куәтем җитмиме әллә?! Мин җикерүгә диңгез кибә, елгалар чүлгә әйләнә, балыклар сусыз чери, су җитмәгәнгә үлә.
[3] Мин күкләргә караңгылык япмасы ябам, кайгы киеме кидерәм».
[4] «Хәлдән тайган бәндәгә сүзем белән ныклык бирер өчен, Хуҗа-Раббы миңа үгет-нәсыйхәткә колак салучы зирәкләр теле бирде. Үгет-нәсыйхәт алучы зирәкләр кебек тыңласын дип, һәр иртәдә Ул минем колагымны уята.
[5] Хуҗа-Раббы минем колагымны ачты, һәм мин каршылык күрсәтмәдем, качып китмәдем.
[6] Кыйнаучыларга – җилкәмне, сакалымны йолкучыларга яңагымны куйдым, битемне – хурлаудан, төкерекләрдән яшермәдем.
[7] Хуҗа-Раббы ярдәм итә миңа, шуңа күрә хурлык миңа кагылмый, шуңа күрә йөземне чакма таш кебек тотам: үземнең оятка калмаячагымны беләм.
[8] Мине аклаучы инде якын! Кем дәгъвалашырга тели минем белән? Әйдә, хөкем алдына басыйк! Кем минем белән хөкем итешергә тели – каршыма чыксын!
[9] Хуҗа-Раббы Үзе миңа ярдәм итә – кем мине хөкем итә алыр?! Менә, алар һәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк, аларны көя ашаячак».
[10] Раббы әйтә: «Сезнең кайсыгыз Раббыдан курка, Аның колының сүзен тыңлый? Караңгыда утсыз йөрүче Раббы исеменә өметләнсен, үзенең Алласына таянсын!
[11] Ә сез, ут кабызучы, яна торган уклар белән коралланучы кешеләр, әйдә, йөри бирегез үзегез кабызган ут, үзегез яндырган ук яктысында! Кулым җибәргән өлешегез шундый булыр: сез газап эчендә ятачаксыз!»