Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй, бер ана сөтен имеп үскән бертуган абыем булсаң идең син! Шул чакта урамда очраткач, кочып-үбеп алыр идем сине, һәм моның өчен һичкем минем йөземне каралтмас иде.

[2] Култыклап алыр идем дә әнкәм йортына алып кайтыр идем. Яратырга өйрәтер идең син мине, ә мин сине татлы шәраб белән, анар алмамның ширбәте белән сыйлар идем.

[3] Аның сул беләге минем баш астында, ә уң кулы мине иркәли.

[4] И Иерусалим кызлары! Ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!

[5] Кем ул чүл ягыннан мәгъшукына сыенып атлап килә? Алма агачы төбендә яткан җиреңнән уяттым мин сине, мәгъшукым; әнкәң сине шунда дөньяга китергән, шунда тапкан сине.

[6] Йөрәгеңә мөһер итеп басып куй син мине, кулыңа тамга итеп каеп куй. Сөю – әҗәлдәй көчледер, көнчелек – үлеләр дөньясы кебек рәхимсездер; дөрләп янган ут ул, уклары ялкын кебектер.

[7] Сөюне ташкыннар да сүндерә алмый, дәрьялар да күмеп китә алмый аны. Кем дә булса берәү сөю хакына йортындагы бар байлыгын бирәм дисә дә, көлкегә генә калыр иде.

[8] Безнең кечкенә бер сеңлебез бар, әле күкрәкләре дә үсмәгән аның. Ярәшергә диеп килсәләр, нишләтербез ул сеңлебезне?

[9] Әгәр ул дивар булса, өстенә көмештән манара торгызыр идек; ә инде капка булса, аны эрбет такталары белән тышлар идек.

[10] Мин – дивар, күкрәкләрем дә манарадай калку. Мин аның каршында күңел тынычлыгы бирүче бер кыз булып пәйда булырмын.

[11] Сөләйман патшаның Багал-Һамунда йөзем бакчасы бар иде. Бакчасын ул йөзем үстерүчеләргә бирде; җимеш җыйган өчен, аларның һәммәсе меңәр көмеш түләп торырга тиеш булды.

[12] Ә минем йөзем бакчасы – үзем белән. Мең көмеш – сиңа, Сөләйман, ә ике йөзе – йөзем үстерүчеләргә.

[13] Бакча кызы! Дусларым синең тавышыңны бирелеп тыңлыйлар, минем дә сине тыңлыйсым килә.

[14] Ашык син, мәгъшукым! Җәйрандай яки яшь боландай, хуш исле яшеллекләр каплаган таулар буйлап чап син!

Җырлар җыры — Chapters