[1] Йосыф, атасының өстенә капланып, битеннән үбеп, үкси-үкси елады.
[2] Аннары, атасының җәсәден бәлзәмләргә дип, үз хезмәтендәге табибларга боерыгын бирде. Табиблар мәетне бәлзәмләү хәстәренә керештеләр.
[3] Ул эш кырык көн дәвам итте. Бәлзәмләү өчен нәкъ шулкадәр вакыт таләп ителә иде. Мисырлылар исә җитмеш көн матәм тоттылар.
[4] Матәм көннәре тәмамлангач, фиргавеннең сарай түрәләренә Йосыф әйтте: – Сезнең күңелегезгә хуш килсәм, зинһар, фиргавенгә үтенечемне ирештерегез:
[5] атам миңа ант эчереп әйтте: «Мин инде үләм, – диде. – Мине Кәнган җиренә, үзем өчен алдан ук әзерләп куйган урынга илтеп дәфен кыл», – диде. Хәзер менә шунда атамның җәсәден алып барып, дәфен кылып кайтырга миңа рөхсәт бирелсә иде.
[6] Фиргавен, рөхсәтен биреп: – Бар, атаңның җәсәден дәфен кылып кайт, антыңны үтә, – диде.
[7] Йосыф шулай, атасының җәсәден алып, юлга чыкты. Аның белән берлектә фиргавеннең барлык сарай әһелләре һәм идарәчеләре, Мисыр җиренең һәммә түрә кешеләре,
[8] Йосыфның туган-кардәшләре, аларның, үзенең һәм атасының бөтен өй җәмәгатьләре мәетне озата бардылар. Гөшен җирендә фәкать бала-чага белән вак һәм эре терлек көтүләре генә торып калды.
[9] Йосыф янында шулай ук арбалар һәм ат менгән җайдаклар да бар иде. Болар һәммәсе зур бер кәрван булып бардылар.
[10] Үрдүн елгасының аргы тарафындагы Горен-Атад дигән урында туктап, гаять тә көчле һәм сагышлы егълау матәме оештырдылар. Атасы истәлегенә Йосыф оештырган бу егълау матәме җиде көн дәвам итте.
[11] Бу төбәктә яшәгән кәнганиләр, Горен-Атадтагы бу матәм тамашасын күреп: – Мисырлыларның егълау матәме бигрәк тә көчле-тәэсирле икән! – диештеләр. Шул уңайдан Үрдүн буендагы бу төбәккә Әбел-Мисраим дигән исем бирелде.
[12] Ягъкубның угыллары шулай аталары әйтеп калдырган боерык-васыятьне җиренә җиткереп үтәделәр.
[13] Аның җәсәден, Кәнган җиренә алып килеп, Мәмре янындагы Махпела кырында урнашкан, кайчандыр бабалары Ибраһим каберлек өчен кыры белән берлектә хитти Эфроннан хосусый милек итеп сатып алган мәгарә эченә дәфен кылдылар.
[14] Атасын дәфен кылганнан соң, Йосыф үзе, кардәшләре һәм Йосыф белән килгән адәмнәрнең барчасы Мисырга кире әйләнеп кайттылар.
[15] Аталары вафатыннан соң, Йосыфның кардәшләре, үзара кайгырышып: – Әгәр Йосыф, безгә кинә тотып, эшләгән бөтен явызлыкларыбыз өчен бездән үч алырга теләсә, нишләрбез? – диештеләр.
[16] Һәм Йосыфка хәбәр күндерделәр: – Вафаты алдыннан атабыз үзенең васыятендә болай дип боерды:
[17] «Йосыфка әйтегез: кардәшләрең сиңа күп явызлыклар эшләсә дә, син аларның гаеп һәм гөнаһларын кичер». Инде син безләрне – атаң табынган Аллаһының колларын кичерә күр, – диделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, Йосыфның күзләре яшькә манчылды.
[18] Ахырда кардәшләре үзләре дә килеп җиттеләр, Йосыф каршында җиргә капланып: – Бүгеннән без синең колларың! – диделәр.
[19] Йосыф: – Курыкмагыз, мин Аллаһы урынында түгел бит! – дип җавап бирде аларга. –
[20] Сез миңа яманлык эшләргә теләгән булсагыз да, Аллаһы сез теләгән яманлыкны яхшылыкка әверелдерде: менә, күрегез, күпме халыкның тормышы, исәнлеге саклап калынды.
[21] Шуңа күрә курыкмагыз! Сезне дә, балаларыгызны да карап-ризыкландырып торырмын. Шулай дип, Йосыф үзенең кардәшләрен тәмам тынычландырды, аларның күңелләренә хуш килердәй сүзләр сөйләде.
[22] Йосыф үзе һәм атасының барлык өй җәмәгатьләре Мисырда шулай яшәүләрен дәвам иттерделәр. Йосыф барлыгы йөз дә ун ел яшәде.
[23] Гомере эчендә ул углы Эфраимнең оныкларын күрде, Менашшеның углы Макирнең яңа туган балаларын да үзенең тезләре өстенә алып кабул итте.
[24] Йосыф үзенең кардәш-туганнарына: – Мин инде үләм, – диде. – Әмма Аллаһы сезгә ярдәм күрсәтәчәк: Ул сезне бу җирләрдән алып чыгып, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка ант эчеп вәгъдә иткән илгә кире кайтарачак.
[25] Ахырда Йосыф: – Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз, – дип, шул хакта Исраил угылларыннан ант иттерде.
[26] Йосыф йөз дә ун яшендә вафат булды. Аны бәлзәмләп, җәсәден Мисырда аерым табутка урнаштырдылар.